Меню Рубрики

Венера мажитова туйга оч кон кала
















Иртәдән бирле үз-үземә урын таба алмый изаландым. Кулымнан әйберләр төшеп китеп җәфалады. Сизгер ул минем йөрәк. Ул-бу буласын алдан сизенә дә, дулаган аттай ярсый башлый. Авыру да түгелмен кебек инде. Бит алмаларыма җиңелчә генә алсулык йөгергән, күңелдә, алтын балыктай, дулкынлану хисе уйнаклый, тәнне җиңелчә генә калтырану биләп алган, уйлау сәләте кул белән сыпырып ташлагандай юкка чыккан. Тукта, мондый халәтне соңгы тапкыр кайчан кичердем соң әле мин.
Шулай уйлана-уйлана чынаякларга каһвә койганда ирем:
– Ни булды сиңа, хатын, кәефең юк? – дип сорап куйды.
– Төн буена саташып чыктым. Әллә нинди төшләр кереп йөдәтте, – дип җавапладым, аңа күтәрелеп карамыйча гына.
– Әллә бүген беркая да бармый торасыңмы соң? – дип, үзенчә хәстәрлек күрергә тырышты Динар.
– Син нәрсә, авыру түгел ич мин. Көн дә йөргән юлга чыкмаска, – дидем, авызымны турсайтып.
– Үзең кара алай булгач, – диде дә, каһвәсен эчеп бетерер-бетермәстән өстәл яныннан торып китте ул.
Минем белән сүз көрәштерүдән мәгънә юклыгын яхшы белә Динар. Кая да булса барырга төбәдем икән, таш яуса да юлга чыгам. «Бүген беркая да чыкмыйм» дисәм, трактор белән эттерсәң дә, урынымнан кузгатып булмый.
Динар нидер әйтергә теләп авызын ачса да, эндәшми калуны хуп күрде бугай. Шулай да кухнядан чыгып киткәндә күзләремә туп-туры карап:
– Куалый торган гадәтең бар. Берүк сак бул, – диде.
– Кайгырма, шофер стажым ун еллык минем, – дип җавап бирдем эре генә.
Ирем белән кирле-мырлы сөйләшкәнем өчен үкенеп тә куйдым. Аннары: «Йә, ярый, үпкәләшкәннән соң дуслашуы аеруча күңелле ул», – дип, үз-үземне юаттым. Үпкәләшергә-дуслашырга дисәң, безгә куш инде. Нәзберек холкым аркасында, гадәттә, гауганы мин куптарам. Динар кәефемне күтәрү өчен ниләр генә уйлап тапмый. Алып кайткан чәчәкләренең генә дә исәбенә чыгарлык түгел. Бүләкләрен саный китсәң, бары да бар: зөбәрҗәт кашлы йөзек-беләзек дисеңме, көмеш алка-муенсамы, чит илдә тегелгән соңгы модалы киемме. Тик ике арада күңел җылысы, якынлык кына юк. Иң мөһиме – мәхәббәт юк. Чөнки боларны Динар эшләп тапкан акчага сатып алып булмый.
Көн тудымы, беребез – бер, икенчебез икенче якка эшкә чыгып китәбез. Юньле-рәтле күрешкән дә юк инде. Нишлисең, дөнья бу. Аннан артта калырга ярамый. Югыйсә, бизнестагы җылы урыныңа көндәшләрең хуҗа булырга гына тора. Шулай уйлап, мин капка төбендә елкылдап торган «Тойота-Камри»ема кереп утырдым. Караңгылатылган тәрәзәсен төшерә биреп, капка төбенә озатырга чыккан иремә елмайдым да кузгалып киттем.

***
Шәһәрдәге эшләремне бетереп, кайтыр юлга борылганда, кояш сыртын кызартып офыкка кереп бара иде инде. «Төн җиткәнче кайтып җитәргә кирәк», – дип уйлап куйдым. Иртәнге күңел ярсуы да басыла төшкән кебек тоелды.
Әллә нишләп хискә күмелеп йөри башладым әле соңгы арада. Әллә нишләп дип, юктан гына түгел инде ул: көн дә таң алдыннан гына керә торган бер үк төш сәбәпче моңа. Бүген дә манма тиргә батып уянып киттем. Имеш, тәүге сөйгән ярым Рәфис иремнән аерып алып китәргә тели. Мин, тинтәк, шуңа риза булып, аның артыннан иярәм. Акылым Динар янында калырга кирәклеген искәртсә дә, аякларым Рәфис артыннан атлый. Үзем каерылып-каерылып яшәгән йортыма карыйм, имеш. Сөйгәнем аның саен мине тизрәк атлатырга тырыша.
Төш күрүнең асылына галимнәр дә төшенеп бетә алмый диләр. Галимнәр бер хәл, көн дә кабатланып кергән бер үк төрле төштән үзем дә гарык булдым инде. Нәрсәгә юрарга да белмәдем. Берәрсенә сөйләп күңелне бушатыр идем, гайбәтеннән куркам. Иң якын кешегә дә ышанып сер сөйләргә куркыта бу заманда. «Эчеңдәге серләреңне сөйли күрмә дустыңа, дустыңның да дусты булыр, ул да сөйләр дустына» дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер инде. Әллә бу ялда, тәвәккәлләп, әнигә әйтеп караргамы? Ул хәлгә керми калмас. Безнең мәхәббәт кыйссасының күңелсез тәмамлануында аның турыдан-туры катнашы бар бит. Әйдә, юрап карасын әле төшне. Бәлки, күңелне бушаткач, төш керүдән дә туктар.
Узган юлы кунак булуыбызда әни сөйләп торды: авылга Рәфис кайтып киткән. Су буедай озын йөк машинасында ерак юлга йөри икән. Үзе белән хатыны һәм малаен да алып кайткан. Малае – Рәфиснең күчермәсе, ди. Их, күз кырые белән генә булса да бер карыйсы иде ул тәүге сөйгән ярга… Уф, нинди генә уйлар керми бу тиле башка. Соңгы уем өчен үземнән-үзем оялып куйдым. Бетте бит инде, барысына да ун ел элек нокта куелды. Ноктаны да Рәфис түгел, ә үзем куйдым. Дөресрәге, әти-әни сүзен тыңлап, шуңа бардым. Ә бит барысы да ничек матур башланган иде.
Бүгенгедәй исемдә: сиреньнәрнең шау чәчәккә төренеп, тирә-якка хуш ис таратып утырган чагы. Көрән-зәңгәр күзле сиреньнәр исенә исереп ялгызым гына клубтан кайтып киләм. Шулчак аяк тавышы ишетеп, артыма борылып карадым. Багана утының сүрән яктысында янәшәмә килеп баскан егетнең баһадирдай гәүдәле, дулкынланып торган кара чәчле, калын иренле булуын шәйләп өлгердем. Өстенә килешле генә зәңгәр джинсы костюм кигән, аякларында ап-ак кроссовкалар. Һинд артистымыни. Секунд эчендә, кызларга гына хас кызыксынучанлык белән, егеткә баштан-аяк күз йөгертеп чыктым.
– Гүзәл, сине озатырга рөхсәтме? – дип, әдәпле генә итеп сорады егет.
– Бик үтенгәч, рөхсәттер инде, – дидем, дулкынлануымны яшерергә тырышып.
Шулчак бөтен тән буйлап рәхәт бер җылы дулкын йөгерде. Йөрәкне «Миңа беркемнең дә күз салганы юк, дип йөри идең, авылның беренче чибәре озатамы үзеңне?» дигән масаюлы хис биләп алды.
Рәфиснең мине озата килүе турындагы хәбәр икенче көнне үк авылны урап чыкты. Берәүләр безгә сокланып карады, икенчеләр, «Ай-һай, озын гомерле булырмы икән бу мәхәббәт?» – дип сагайды. Бөтен бәла – минем хәлле, аның – урта хәлледән дә түбән гаиләдән булуыннан иде булса кирәк.
Ләкин безнең сиреньнәр белән бергә чәчәк аткан мәхәббәтебез гайбәт сүзләрдән, икеле-микеле уйлардан өстен иде. Кич җитүен икебез дә чак көтеп алабыз. Көн дә бер үк җирдә, сирень куагы үсеп утырган капка төбендә очрашабыз. Икебез арасындагы серләрне дә тик сиреньнәр генә белә иде.
Танышуыбызга бер атна булган көн иде. Рәфис ул кичне мине бер кочак сирень чәчәкләре белән каршы алды. Минем нәкъ шул чәчәкләрне генә үлеп яратуымны каян белгән диген!
– Шундый матур чәчәкләрне өзәргә ничек кулың барды? – дидем шау чәчәктә утырган сирень куагына ымлап.
– Мин бит үзебезнең бакчада үскән куакныкын өзеп алып килдем, – диде Рәфис, аклангандай.
– Сездә дә сиреньнәр үсәмени? – дип сораган булдым исем өчен генә. Үзем мондый бүләккә чиксез шат идем.
– Әйе, – дип, баш какты да Рәфис, чәчәкләрен миңа сузды.
Мин сиреньле гөлләмәгә борынымны куеп, күкрәк тутырып сулыш алдым. Сиреньнең ачкылтым-дымлы хуш исе бөтен тәнемә таралгандай тоелды. Бәхетле, чиксез бәхетле идем бу минутта мин.
И мәхәббәт, илаһи мәхәббәт. Күзлене күзсез, теллене телсез иткән мәхәббәт. Кемнәрне генә үз алдыңда тезләндермисең дә, кемнәрне генә сарыларга сабыштырып өзгәләндермисең?! Син булмасаң, дөньяда яшәүнең яме дә, тәме дә булмас иде. Йөрәгендә актан-ак, сафтан-саф сөю җыры агылганда гына бәхетледер ул кеше. Дөньяда сине уйлап, сине яратып яшәүче кемнеңдер барлыгын тою гына да үзе зур бәхет бит. Тәүге сөйгән ярлары белән кавышканнардан да бәхетлерәк кемнәр бар икән бу дөньяда!
Татлы уйларымны Рәфисемнең «Әллә елыйсың инде?» дигән соравы бүлде.
– Юк, еламыйм, күңелдән генә шигырь язам, – дидем аңа ярым пышылдап.
– Миңа да ишеттерсәң иде, – дип, Рәфис мине җылы кочагына алды.
– Сирен-сирень, сирень гөлем,
Бердәнберем минем.
Бердәнберем генә түгел,
Йөрәк серем минем.
Матурмы? – дидем, сөйгәнемнең исе китеп мине тыңлавыннан канәгать булып.
– Матур, – диде ул сузып кына, үзе мине кайнар күкрәгенә тагын да ныграк кысты. Аннары, пышылдап: – Миңа багышланадыр бит инде? – дип сорап куйды.
– Сиңа инде, сиңа, бердәнберемә, – дидем, аның киң җилкәсенә башымны салып. – Рәфис, минем сиңа бер үтенечем бар.
– Әйт, әйдә, барысын да үтәргә риза.
– Ризамы? – дип кабатлап сорадым аннан, син минем шартның ниндилеген белмисең ич әле, белсәң, ни әйтерсең, дигәндәй.
– Риза, дидем ич инде. Синең, җанкисәкнең, сүзен аяк астына салып таптап буламыни инде.
– Нинди генә хәлдә калсак та, тапламыйк без саф мәхәббәтебезне, яме.
Рәфис мондый үтенечне көтмәгән иде булса кирәк, бераз уйланып торды да:
– Ә син миңа кайчан кияүгә чыгасың соң? – дип сорап куйды.
Мин кызларга гына хас тәкәбберлек белән:
– Вакыты җиткәч, – дип, өздереп җавап бирдем.
Иреннәр иренгә үрелде. Мәхәббәтнең ләззәтле дә, сафтан-саф та мизгелләре иде бу.
Очрашып йөрүебезнең дүртенче язы иде. Мин ул вакытта һөнәр алып кайтып туган авылда эшли башлаган идем инде. Бер көнне эшкә барышлый үзеннән-үзе карашым мәхәббәтебез билгесе булган сирень куагына төште. Куакның башка агачлар төсле яфрак ярырга җыенмавы мине сагайтып җибәрде. Якынрак бардым. Ел саен шау чәчкәдә утырган сирень куагы төбеннән корыган иде. Сирень куагына сыенып үткәргән мәхәббәтле кичләребез күз алдына килеп басты да, ямансу булып китте.
Ул көнне иртәдән үк кәеф булмады. Рәфиснең кичен киләсе генә күңелгә бераз җылылык биреп тора иде. Һәрвакыттагыча төзәнеп-бизәнеп кич чыгарга җыенган мәлдә яныма тып итеп ачулы йөзле әни килеп басуга, сискәнеп киттем.
– Моннан соң Рәфис янына ике аягыңның берсен дә атламыйсың, – диде ул, тавышына катгыйлык билгеләре чыгарып.
– Ничек инде?
– Шулай менә. Сиңа тиң түгел ул. Сөйгәнен үз катламыннан эзләсен, – диде ул сорауга урын калдырмаслык итеп.
Миңа, үз гомерендә бер тапкыр да әти-әни сүзеннән чыкмаган кешегә, чишенеп йокларга ятудан башка чара калмады.
Шул көннән башлап очрашулардан кача башладым. Рәфис үзе дә кыюсыз булды. Әти-әнием белән очрашудан шүрләп булса кирәк, йортка аяк басмады, башкача капка төбенә дә килмәде. Урамда күренсә, мин ялт кына кереп китәр булдым.
Сәбәбен әйтми-нитми генә араны өзүемне авыр кичерде Рәфис: бераз йөрде-йөрде дә, эчүгә сабышты. Яман хәбәр авылга тиз тарала. Әни миңа «дөрес юл» күрсәтүенә сөенеп бетә алмады. «Әнә, күрдеңме кем хаклы булганлыгын?» – дип, болай да яралы йөрәккә көн дә тоз сипте.
Их, шул вакытта хәзерге акылым булсамы! Берсүзсез, мәхәббәтем өчен көрәшкән булыр идем. Бүгенгедәй: «Их, тәүге сөйгән ярга күз кырые белән генә булса да карыйсы иде» – дип, җан атмас идем.
Юк, әни фаразлаганча ук төшеп калган кеше булып чыкмады Рәфис. Өйләнде, фатир алды, улы туды. Башкаланың үзендә бер дигән итеп яшәп ята. Кайсыдыр бер бәхетлесе аның куенында иркәләнә, аның улын үстерә. Ул бәхетле бичә сөеп-сөелеп яшидер, мөгаен. Бигрәкләр дә йомшак күңелле, ягымлы кеше иде шул Рәфис. Бер генә минутка булса да аның хатыны урынында, шул яратып-сөеп туялмас тәүге сөйгән яр кочагында назланасы иде. Шул мизгел килсә, тормышта бер генә үкенечем дә булмас иде. Рәфиснең генә күз яшьләре төшкәндер инде миңа, күрәсең. Шулай булмаса, ун ел буена авырга калмас идеммени.
Үкенечле беренче мәхәббәтемне искә төшерүдән күземә яшь, тамагыма ачы төер килеп тыгылды. Машинаның тизлеген киметә төштем. Уйланып килеп ярты юлның үтелгәне дә сизелмәгән. Башта бензин салырга, аннан автозаправка янында урнашкан кафега кереп капкалап чыгарга булдым. Шулчак каршыма алагаем озын «Фредлайнер» килеп туктады. «Таптый инде, күзле бүкән» – дип сукрандым, ерак юлга йөрүче шоферның иләмсез машинасын минем купшыкаемның борын төбенә үк китереп туктатуына кәефем кырылып.
Машинадан «Русия» дигән язулы кызыл майка, зәңгәр җирлектә кара шакмаклы шорты кигән «Фредлайнер»ыдай озын буйлы ир сикереп төште дә, заправкага таба атлады. Тукта, атлап йөреше дә, йөз чалымнары да таныш кебек. Кем соң әле бу? Шулчак миемне «Ул бит!» дигән уй ярып үтте. Мин ачкан авызымны яба алмыйча аңа карап каттым.
Кассага таба атлаучы адәм чыннан да ул иде. Йа, Хода, үзгәрмәсә дә үзгәрмәс икән кеше! Дулкынланып торган куе кара чәчләре дә, елмайганда кызларныкы кебек чокыраеп киткән бит очлары да, килешле генә борыны да, ягымлы карашы да шул ук. Әллә шушы минутта сикереп төшәргә дә «Рәфис!» дип кочагына ташланыргамы икән? «Кит, хыялый, ир хатыны булуыңны оныттыңмыни? Бар, кузгал да кит! Яраларыңны кабаттан яңартып торма. Шулай итсәң, үзең өчен дә, гаиләң өчен дә, тәүге мәхәббәтең өчен дә яхшырак булыр. Калсын ул тәүге сөюең күңелеңдә актан-ак һәм сафтан-саф килеш. Бер кискән икмәк кире ябышмый. Бар, юлыңда бул, ялгыша күрмә», – дип йодрык төйнәде акылым шулчак икенче яктан. Мәхәббәт һәм акыл алышында тәүгесе җиңде. «Ни булса да була», – дидем дә, тәкәбберлегем, горурлыгым турында онытып, аңа «Рәфис!» дип дәштем. Ул борылып карады. Карашлар очрашты. Йа, Хода, шулкадәр дә җанга якын һәм тансык булыр икән бу караш. Рәфисемне йөгереп барып кочакларга теләдем. Тик аякларым, кадаклангандай, бер урында катып калды. Сулуым кипте, тез буыннарым буйлап җиңелчә генә калтырану йөгереп үтте. Тукта, иртәнге халәт ич бу. Төш күреп уянганнан соң кичергән халәт.
– Гүзәл, син?! – дип сорады ир, мине юлда очратуына гаҗәпләнеп. Аннары машинамның эченә күз ташлады да: – Үзең генәмени? – дип кызыксынды.
– Әйе, – дип баш каккач, мине кочагына алды. Нәкъ ун ел элек булганча чәчләремнән үбеп «Мәхәббәтем минем», – дип пышылдады. «Ул да онытмаган бит!» – дип, чытырдатып күзләремне йомдым. Шатлыктан күз яшьләрем бәреп чыкты.
– Сине очратуга өметемне өзгән идем бит инде, – дип, җылы тынын муеныма өрде ир, киң күкрәгенә тагын да ныграк кыса биребрәк.
Шулчак тәүге мәхәбәтем алдында мәлҗерәп төшүем өчен миңа оят булып китте. Ялт кына тирә-ягыма каранып алдым. Ни күрим, озын юлга йөрүче шоферлар күзләрен шакмакландырып безгә бакканнар.
– Рәфис, безне күзәтәләр, – дидем мин аның кочагыннан ычкынып.
– Күзәтсәләр ни, кем таный безне монда, – диде ул берни булмагандай. – Үзләре тәүге сөйгән ярларын ун елдан соң очратсалар, нишләрләр иде икән? Айга сикерерләр иде, мөгаен, – дип әйтеп куйды.
– Әйдә, кафега кереп сөйләшик. Берьюлы тамак та туйдырып алырбыз, – дип тәкъдим ясадым. Ул ризалашып артымнан иярде. – Сине урамда күрсәм, билләһи, танымас идем, – диде Рәфис иң читтәге өстәл артына килеп утыргач. – Син тагын да чибәрләнеп киткәнсең, пешкән кура җиләгеннән дә болайраксың, – диде ул миңа өздереп карап. Аның карашыннан тән куырылып киткәндәй тоелды. Әллә аның без кебек тишеп каравыннан шулай тоелды бу, әллә Динар кебек ипле-әдәпле сөйләшмәве күңелгә дорфарак булып ишетелде. Ә бит теге чакта Рәфис нәкъ йомшак телле булуы белән күңелемне арбаган иде. Ике сүзнең берендә «җаныкаем» дип дәшүләре әле дә күңел түрендә саклана. – Хатын-кыз матур булырга тиеш инде, – дигән булдым җавапсыз калмас өчен генә. – Бай кешегә чыккансың, дип ишеткән идем. Мине оныткансыңдыр инде, – диде ул тавышына үкенү билгеләре чыгарып.
«Сине онытып буламы соң инде?» дип әйтмәкче идем, тик каршымда утыручының мин ун ел элек белгән Рәфис түгеллеген чамалап, тыелып калдым.
– Бай, дип, урта хәлле инде. Акчага интектерми, – дип, теләр-теләмәс кенә җавап бирдем, очрашмас борын ирем турында сораштыра башлавын өнәмичә. – Үзең соң, үзең ничек? Улың бар, дип ишеткән идем. Ничә яшьлек булды инде?
– Икене бетерде малай. Суеп каплаган мин булган ул. Хатын тагын берне алып кайтырга җыена әле. Бу юлы кыз көтәбез инде.
Рәфиснең бу сүзләре йөрәккә пычак белән кадагандай тәэсир итте. Балам юклыгын белә торып, юри шулай мактанадыр кебек тоелды. Хәер, кеше хәлен кеше аңлыймыни ул? Ходайдан ялварыплар сорасам да, бала сөю бәхетеннән мәхрүм шул мин.
– Ирең дә таш бәгырь икән. Алма кебек хатынны берүзен юлга чыгарып җибәргән. Юлдагы «аю»лар тотып ашаудан курыкмыймыни? – дип, янә баягы соравына әйләнеп кайтты Рәфис.
Тормыш тупаслаткан иде аны. Шунда мин каршымда шөреп-шөреп аш ашап утыручы ирдә элекке беркатлы, эчкерсез, күзгә генә карап торучы Рәфиснең әсәре дә калмаганлыгын аңладым.
– Нәрсәсеннән куркасың инде аның. Көн дә диярлек йөргән юл ич.
– Көн дә йөргән юл, дисеңме? Менә бит, әй, очрашкалап торырга ничек әйбәт икән. Синең ирең, минем хатын күрми, дигәндәй. Яшьлектә кичермәгәнне һичьюгы картлыкта кичерик. Үзең бит теге чакта «саф мәхәббәт» дигән булдың. Шунда ук рәхәтен күрәсе калган да соң, – диде ул миңа мәгънәле генә карап. – Нәрсә сөйлисең син, Рәфис, язмаганны. Икебезнең дә гаиләләр барлыгын оныттыңмыни? – дидем мин Рәфиснең шулай түбән фикер йөртүеннән кыенсынып.
Шул мизгелдә ун ел буена аны сукырларча яратуым өчен үземне үзем кызганып куйдым хәтта.
Мин Рәфискә сынаулы карашымны төбәдем. Ул аны күрмәде дә: ашавы ашау иде. Үзгәртсә дә үзгәртер икән тормыш адәм баласын. Шулай булмаса, Рәфиснең кызларныкыдай йомшак күңеле каешланып катар, кайчандыр йөрәгендә ургылган саф-садә хисләре эреп юкка чыгар идемени?
Шулчак Рәфис ашаган җиреннән күтәрелеп карады да:
– Нигә куркасың, ирең сизәр дисеңмени? – дип сорады.
Мин бу сүзгә җавап табалмадым. Бер мизгелдә ап-ак сөюем кап-карага әйләнде, күңелемдә тәүге сөйгән ярыма булган иң садә хисләрем кар суыдай эреп юкка чыкты.
Ул арада Рәфис барменны чакырып алып икебезгә дә 100әр грамм коньяк коярга кушты.
– Нишлисең син, Рәфис, эчкән килеш рульгә утырасыңмыни? – дип, мин аңа каршы төштем.
– Ә нигә утырырга? – дип, сорауга сорау белән җавап бирде ул. – Озакламый төн җитә. Мәхәббәт төне… Ә иртән юлга чыгарбыз. Минем монда әллә ничә кат кунып чыккан бар инде, – диде ул, болай да кысык күзләрен тагын да кыса биребрәк.
Күзләремне зур ачып карап торуымны күреп:
– Курыкма, трассовичкалар белән түгел, ялгызым гына, – диде, ялгышрак сүз ычкындыруын абайлап.
Аннары «мин хәзер», дип, урыныннан торды да, «администратор» дигән язулы ишекне шакып кереп китте. «Кунакханәдә урын барлыгын-юклыгын белешергәдер» дигән уй ялтырап китте башта шулчак.
Мин күргән-ишеткәннәремнән айный алмыйча бермәл телсез-өнсез утырдым да, атылып тышка чыктым. Битемә җәйге җылы җил килеп кагылды. Шулчак күңел болганып куйгандай булды. Әллә Рәфиснең кыланмышыннан, әллә диварларына май сеңгән кафе исеннән булды ул күңел болгану, белмәссең. Бераздан болгану тагын-тагын кабатланды. «Тукта, нәрсәгә булыр бу? Әллә соң… әллә авырга калдым микән?» – дип уйлап куйдым. Шулайдыр, мөгаен. Моңарчы болай бер дә укшытканы юк иде. Шатлыгымнан бар дөньяны берьюлы кочып аласым килде. Шулчак минем өчен өлтерәп торган әдәпле-итагатьле Динарым күз алдыма килеп басты. Тизрәк аның киң күкрәгенә башымны саласым, чәчләремнән йомшак кына итеп сыйпатасым, наздан гына торган сүзләрен ишетәсем килде. Бу мизгелдә миңа җир йөзендә Динардан да кадерлерәк ир заты юк кебек тоелды. Корсагымны сыйпый-сыйпый машинамны кабызганда: «И, Ходаем, ялгышудан саклап калуың, беренче мәхәббәт газабыннан коткаруың өчен мең рәхмәт сиңа. Туачак сабыем хакына ирем янына исән-сау алып кайтып җиткер», – дип теләдем. Кузгалып киткәч, көзгедән артка карадым. Кулларын селти-селти кафедан чыгып килүче Рәфисне күреп калдым да газга ныграк бастым. Бу мизгелдә аз гына чайпалтсаң да түгелергә торган күңелемнең иң төпкел почмагына беренче мәхәббәт хисләрен гомерлеккә бикләп куярга өлгергән идем инде.

источник

Быел Башкортстан әдәбиятында бер тарихи вакыйга булды. Венера Мәҗитованың «Туйга өч көн кала. ” проза әсәрләре җыентыгы дөнья күрде. Кызганычка каршы, бу вакыйга киңкүләм мәгълүмат чараларында аз яктыртылды. Уфада һәм Башкортстанның башка шәһәрләренда урамнарга бу китапны рекламалаучы язмалар да эленмәде. Шул ук вакытта, тәүге дисклары чыккан яшь җырчылар белән әңгәмәләр телевидениедән күрсәтелә, радиолардан яңгырый. Уфаның үзәк урамнарында да чит ил язучыларының бестселлерларын данлаучы реклама язмалары урнаштырыла. «Фикер” әдәбият сөючеләр клубы мондый гаделсезлек белән килешмәде. Авторның үзен, бер төркем галимнәрне, әдәбият белгечләрен чакырып, буявы да кипмәгән җыентыктагы әсәрләр турында фикер алыштык.

Венера Мәҗитова әсәрләрендә нинди көнүзәк мәсьәләләр күтәргән? Кайсы әсәре аеруча уңышлы килеп чыккан? Авторга нинди киңәшләр бар? Чарада катнашучылар шушы хакта да фикер алышты.

Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА,

педагогия фәннәре кандидаты, доцент:

— Тел — җир, әдә­бият — гөл. Һәркемгә билгеле: мул уңыш алу өчен җирнең туендыру көче — гумус катламы күләме һәм дәрәҗә­сенең югары булуы да, ул җирнең яхшы һәм белеп эшкәртелүе дә мөһим. Әдәби гөлбакча күз явын алып утырсын, яңа үсентеләр белән баесын, дисәк, һәрберебез, үз мөмкинлекләребездән чыгып, җиребезгә-телебезгә хезмәт итәргә, аны сакларга, баетырга, аның изгелеген танып, аның алдында баш ияргә, тезләнергә бурычлыбыз.

Әдәби гөлбакчабызның бүгенге торышын күзәтү нигезендә аңыбызда нинди күренеш-сурәт барлыкка килә соң? Бакчабыз ни хәлдә? Аны чүп-чар басып бармыймы? Булган затлы гөл, чәчәкләребез корып, сулып, хәлсезләнеп утырмыймы? Яңа үсентеләр бармы.

Күпсанлы шушы сорауларның берсенә генә тукталыйк — әдәбиятка яңа көчләр килү-килмәү мәсьәләсе. Бу мәсьәлә иң «авырткан” урынга барып тия, чөнки чүлгә әйләнеп барган җирлектә гөлчәчәкләр тернәкләнеп китми терләкләнсә дә, озын гомерле була алмый. Шулай да яшь тавышлар авазы ишетелеп-ишетелеп ала. Венера Мәҗитова — үз тавышына дәгъва итүче яшь язучыларның берсе.

Аның прозасы мине, укучы буларак, нәрсәсе белән җәлеп итә ала соң? Китапның төп уңышын мин аның укымлы булуында күрәм. Укымлы булу сәбәпләренең берничәсен атап китик.

Яшь язучы күтәргән тема-проблемалар актуаль һәм заманга аваздаш: гаилә, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр, эчкечелек, рухи һәм матди дөнья бәрелеше, мәхәббәт һ.б. Аның герой һәм персонажлары актив, эшлекле, үз язмышларын үз кулларына алырга омтылучы кешеләр булуы белән кызыклы.

Якты төсләргә саран дөньяда яшь авторның хикәяләре үзенең позитивлыгы белән аерылып тора. Венера тудырган әдәби дөньяга оптимизм хас. Бик авыр тормыш шартларында да геройлар өметтән өзелми («Биана”, «Коръән ашы” һ.б.). Һәм бу ягы белән дә китап укучылар күңеленә хуш килер, дип уйлыйм.

Аристотель фикеренчә, фабула —хикәяләү нигезе; фабуланың башы, уртасы, азагы булырга тиеш; алар кирәкле тәртиптә бирелсә, укучы эстетик канәгатьләнү хисе ала. Язучы осталыгы фабула элементларын төрлечә трансформацияләү-үзгәртүдә дә чагыла. Әдәбият теориясендә күрсәтелгән берничә модельне В. Мәҗитова хикәяләре мисалында да күзәтергә була. Мәсәлән, персонажлар арасындагы баштагы мөнәсәбәтләрнең капма-каршыга үзгәрүе («Өлкәннәр көне”, «Очрашу”), киләчәктән куркудан, күзаллаудан аны тормышка ашыруга күчү («Җирәнчәч”, «Араларда ай гына”), авыр проблема һәм аның хәл ителеше («Мафия”, «Туйга өч көн кала. ”) һ.б. Венера Мәҗитовада вакыйгалар үсешен, үз­гәрешен сюжет элементлары белән үреп бирү осталыгы да бар: язучы теге яки бу вакыйганы, аларның бәйләнешен, персонажлар «тормышы”н, «яшәү логикасы”н аларның хис-тойгылары, уй-кичерешләре, тормыш шартлары, социаль-мәдәни фон һ.б. белән аңлатырга омтыла.

«Кемгә мөрәҗәгать итә?” дигәндә, автор-ның төп адресаты хатын-кыз буларак күзаллана. Хикәяләрнең төп герое да — хатын-кыз: алар образы җыентыкка кергән 9 хикәянең 7сендә үзәктә тора. Бәлки шуңа да, китапта тормыш картиналары белеп, танылырлык дәрәҗәдә сурәтләнгән, күпчелек очракта образларның яшәү рәвеше ышандыра, ягъни автор тәкъдим иткән вакыйгалар чылбырының буыннар бәйләнеше бар. Өч хикәядә («Очрашу”, «Биана”, «Җирәнчәч”) вакыйгалар беренче зат исеменнән сөйләнеп кенә калмый, ә сөйләүче төп герой — протагонист ролендә чыгыш ясый, калганнарында вакыйгалар өченче зат — күзәтүче исеменнән тасвирлана.

Укымлылык әсәрнең төп җирлеккә — телгә тамырлану дәрәҗәсе белән дә билгеләнә. Венераның сөйләме җанлы, чөнки ул халыкның җанлы сөйләмен белә дә, аны шактый уңышлы куллана да, дип әйтер идем. Кайбер кытыршылыклар күзгә бәрелсә дә (лексик кабатлаулар, урынсызрак фразеологизмнар һәм мәкаль-әйтемнәр), алар күп түгел һәм гомуми күренешне бозмый. Яшь милләттәшләребез арасында «телне тоемлау” дигән сыйфатның юкка чыгып баруын эшемдә көн саен күзәтергә туры килгәнлектән, мин Венерада табигый, ләкин әдәби эшкәртелгән телне тоемлау сәләтенең саклануын күреп куандым.

Венера — яшь язучы, ул әдәбиятта үз юлын яңа салучылардан. Шулай да мин аңардан аеруча форма өлкәсендә яңалык көтәм. Язу осталыгы, кызыклы фабула бирү, аны сюжет дәрәҗәсенә җиткерү күнекмәсе формалашкан икән, язучыдан әдәбиятка яңа эчтәлек һәм формалар алып килү өстендә эшләүне көтү, оксюморон кебек яңгыраса да, объектив өмет буларак кабул ителергә хаклы.

Гомумән алганда, Венера Мәҗитованың «Туйга өч көн кала. ” җыентыгын кыскача күзәтүдән соң: «Әдәбият бакчасына хуш киләсез, Венера!” – дигән сүзләр урынлы булыр. Бу бакчада без үзебез бакчачы да, үзебез шул бакчаның чәчәге дә булырга бурычлы икәнебезне һәрдаим истә тотсак, бакча матурлыгы һәм байлыгы чәчәкләр төрлелеге белән билгеләнүен дә онытмасак, әдәбият бакчасы шигрин күнгә дә, шыксыз чүлгә дә әйләнмәс, иншаллаһ, диясе генә кала.

Ләйсән КӘШФИ,

филология фәннәре кандидаты:

— Венера Мәҗитованың «Туйга өч көн кала. ” китабында төп урынны биләүче «Биана” повесте турында фикеремне матбугатта язып чыккан идем ин­де. Китаптагы хикәя­ләрне укып чыккач, өс­тәп шуны әйтергә була: автор тормыш чынбарлыгын әдәби әсәр дә­рә­җәсенә күтәрә белә. Журналист булып эшләве, кешеләр белән актив аралашуы аңа яңа темалар һәм сюжетлар табарга ярдәм итә. Каләм иясе күзәтүчән, геройларын күңел күзе белән күреп, тәфсилле сурәтли, тормышта туры килү очракларына зур әһәмият бирә, сюжетны кора, конфликтны таба белә. Чәчмә әсәрнең мондый формаль якларына аны өйрәтәсе юк. Гомумән, китап уңай тәэсир калдыра. Китабың дөньяга чыкты икән, ул инде кулдан очып киткән кош кебек, синеке түгел — укучыныкы. Хәзер аның бер хәрефен дә төзәтеп булмый, ә менә кайбер фикерләрне киләчәктә файдаланырга булыр иде.

Акыл ияләренең «Дөнья белән идеяләр идарә итә” дигән сүзләре бар. Шуңа күрә дә һәр каләм иясе, иң беренче чиратта, язасы әсәренең идеясе, үзәк концепциясе турында уйларга тиеш. Бу әсәр укучыга ни бирә, ул аны ялгыш юлга өндәмиме, бүгенге күп фильмнар кебек тәрбиясезлеккә, әдәпсезлеккә этәрмиме, милләтнең менталитетына тап төшермиме — болар барысы да мөһим.

Бу яктан бүгенге прозада үрнәк итеп куярдай әсәрләр күп түгел. Нишләптер, һәр каләм иясе бриллиантны чүплектән эзләмәкче. Ә бит бәхет әдәплелек, тәрбиялелек, сабырлык, иман кебек төшенчәләр артында!

Идея, дидек, монысы — беренчедән.

Икенчедән, иртәгә язылачак әдәби әсәр фәһемле булсын иде. Яхшы прозаик энциклопедик белемгә ия булырга тиеш. Укучы синең китабыңны дәреслек урынына укысын, белемен арттырсын, өстәл китабы итеп тотсын! Үзем, шәхсән, диңгезче-язучы Миргазиян Юныс, Нур Әхмәдиев әсәрләрен бу яктан югары бәялим. Заман прозаигы үз сутында кайнарга тиеш түгел, ул тарих, илкөн, сәясәт, икътисад һәм башка өлкәләрдә тирән мәгълүматлы булырга тиеш.

Өченчедән, заман прозасына структур яктан да таләпләр арта. Проза әсәре архитектура сәнгатенә тиң булганда гына укучыны дулкынландыра, сокландыра, хозурландыра, уйландыра ала. Классик әсәрләрне укыганда, аның композициясенә, сюжет төзелешенә игътибар итегез. Бер үк мәгълүматны укучыга төрле алымнар, юллар белән җиткерергә була ич. Әсәр ялыктырмаска, укыган саен үзенә ныграк җәлеп итәргә тиеш. Вакыйгалар хәрәкәтчәнлегенә, хронотопка, динамикага ирешү юллары хакында да уйланырга кирәк.

Дилбәр БУЛАТОВА,

«Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире:

— Венераның китабы нәшриятка тәкъдим ителер алдыннан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе утырышында тикшерү үткән иде инде. Мәрхүм Марис абый Нәзиров үткәргән ул утырышта без яшь иҗатчыга үз теләклә­ребезне, киңәшлә­ребезне әйткән идек. Нәтиҗәдә, кайбер өйрәнчек язмалар төшереп калдырылып, тәүге җыентыкка «җитлеккән” хикәяләр генә тупланган. Димәк, бүгенге утырышта без авторга карата җитдирәк таләпләр дә куя алабыз, аның хикәяләрен ваграк иләктән дә или алабыздыр.

Әдәби әсәргә төрле яктан бәя биреп була. Мин исә кешелеклелек идеяләренең, аерым алганда, мәхәббәт хисенең ничек чагылыш табуына, ничек үстерелешенә карап, кайбер әсәрләрне аңларга-аңлатырга тырышмакчымын.

Киңрәк төшенчәдә алганда, мәхәббәт – якыннарыңа, шулай ук башка кешеләргә, барлык кешелеккә ихтирам белән багу, үзеңнән бүтәнне нәрсәдер өчен ниндидер мәгънәсез ярышта көндәш итеп, дошман итеп түгел, үзеңнең тиңең итеп кабул итү, ул кешенең дә синең кебек үк Адәм белән Һәва токымыннан икәнен тану, аның да синең кебек үк Ходай рухыннан өрелгән җанга ия булуын тану ул. Әдәбиятның иң гүзәл үрнәкләре борын-борыннан шушы гуманистик идеяне һәртөрле ысуллар ярдәмендә җиткереп килә. Һәм, миңа калса, әдәби әсәрнең яхшымы-түгелме икәнен билгеләү өчен бу идеянең әсәрдә ни дәрәҗәдә чагылуына күз салу да җитә.

Дөрес, әсәр «сөям”, «яратам” дигән сүзләр белән шыплап тутырылган булырга мөмкин, тулаем мәхәббәт тарихына багышланган булырга да мөмкин. Ләкин мәхәббәт хисе кемгә багышланган бит әле. Ул хис ничек үсә, үз-үзен ничек яклый-саклый, үзгәрә, ниһаять, өлгерә һәм нинди җимешләр бирә бит — менә шунысы мөһим. Кайчак геройлар кемгәдер гашыйк булдым, шашып яратам, дип йөри, ләкин чынында ул үз-үзен, үзенең шәхси мәнфәгать­ләрен ныграк яраткан булып чыга. Ягъни бөдрә чәчле, зәңгәр күзле кызны сөю бик җиңел. Ә ул җыерчыклы әбигә әверелгәч, мәхәббәтне ничек сакларга? Чын мәхәббәт, илаһи мәхәббәт исә, кем әйтмешли, сукыр була: Мәҗнүн өзелеп сөйгән Ләйлә дә кеше күзе төшмәслек ямьсез булган, диләр бит.

Венера Мәҗитованың «Очрашу” хикәя-сендә Гүзәлнең, әнисе сүзен тыңлап, Рәфискә түгел, Динарга кияүгә чыгуы, ләкин Рәфисне оныта алмавы, Рәфис белән очраклы күрешкәч, аның әдәпсезлегеннән, дорфалыгыннан күңеле кайтуы турында бәян ителә. Сорау туа: ә Рәфис уңай сыйфатларга баеган булса, элеккедәй беркатлы, эчкерсез, күзгә генә карап торучы булса, Гүзәл, елмая-елмая, аңа ияреп китеп барыр идеме икән? «Бер мизгелдә ап-ак сөюем кап-карага әйләнде, күңелемдә тәүге сөйгән ярыма булган иң садә хисләрем кар суыдай эреп юкка чыкты”, — ди Гүзәл.

Әйе, бер яктан, табигый хисләр. Әмма уйлап карыйк әле, мәхәббәт хисе, әгәр ул чынлап та мәхәббәт икән, тышкы күренешкә, ниндидер шартларга бәйле булып кала аламы? Мисалга ана мәхәббәтен китерик. Ул баласын нинди булуына карап яратамы? Баласы ямьсез булса да, гарип булса да, хәтта ки җинаятьче булса да, ул аны бар күңеленнән өзелеп ярата ич! Әрнеп-газапланып ярата. Ә без Гүзәлнең андый әрнү-газаплар кичерүен күрмибез, киресенчә, ул «ун ел буена аны сукырларча яратуым өчен үземне-үзем кызганып куйдым хәтта”, дип, үзен кызгана. Димәк, Гүзәлнең әнисе мең кат хаклы булып чыккан, тәҗрибәле карашы белән яшьлек чорына хас гашыйк булу хисен илаһи мәхәббәттән аера белгән.

Әйтелгәннәрдән чыгып, «Очрашу” хикәясе яшьлектәге гашыйк булу хисенең тормыш чынбарлыгына бәрелеп челпәрәмә килүе турында, дияргә мөмкин. Төп геройның иң соңыннан «беренче мәхәббәтемә булган иң кайнар хисләремне күңелемнең иң төпкел почмагына гомерлеккә бикләп куярга өлгергән идем инде” дип әйтүе генә тойгыларның чынлыгын дә­лилли.

«Кыз сорату” хикәясендә без инде чын мәхәббәт тарихына шаһит булабыз. Бу — ананың балага карата мәхәббәте. Мәүҗидә ханымның кызы Гөлгенә язмышы өчен сызлану-сыкранулары, көенечле-сөенечле хисләре ышандыргыч һәм табигый сурәтләнгән. Биредә инде мәхәббәт сынавын күрше егете, авырлы Гөлгенәдән баш тарткан Вәсил үтә алмый.

Кешеләр арасындагы эчкерсез, ихлас мөнәсәбәтләр «Биана” хикәясендә дә чагылыш таба. Вакыйгаларның тышкы үсеше килен кешенең аякка баса алу-алмавы, исән калу-калмавына бәйле үстерелсә, тирәндәрәк яткан «су асты агымы” — авыру киленгә карата ире­нең, бианасының, авылдашларының мөнә­сәбәте. Аларның авыру кешегә мөнәсәбәте үзгәрерме? Әсәрнең полифоник яңгырашы, тышкы вакыйгалар үстерелеше белән беррәт­тән, мәхәббәт хисенең дә үсеш кичерүен, каршылыкларны җиңеп чыга алуын сурәтләү хикәяне китаптагы башка әсәрләрдән бер баш өстен куя, минемчә.

«Араларда ай гына” хикәясендә ятим үскән Хәлимнең үзен ташлап киткән әнисен эзләп табуы, күңел газаплары кичерүе, ләкин бәгы­рендәге ташның эремәве, әнисен гафу итә алмавы сурәтләнә. Күрүебезчә, биредә дә егет мәхәббәт сынавын үтә, дөресрәге, ана мәхәб­бәтеннән мәхрүм калу сынавын. Һәм тормышта еш кына шулай була да: бер гөнаһ башка гөнаһка этәрә. Кечкенә чагында мәхәббәт нурыннан, назыннан мәхрүм ителгән Хәлим, үсеп балигъ булгач, әнисен гафу итәргә үзендә көч таба алмый.

«Җирәнчәч” хикәясендә язучы гүя үзен борчыган сорауга, башка хикәяләрдә дә кызыл җеп булып сузылып килгән сорауга Айсылуның сүзләре белән җавап бирә: «Матурлык, әни әйтмешли, кешенең күңелендә булырга тиештер, минемчә. Күңеле матур кешенең йөзе дә якты, уйлаган уйлары да чиста-пакь була бит. (. ) Тышкы һәм эчке матурлык тәңгәл килгәндә генә кеше бар яктан да камил шәхес була аладыр ул”. Мәктәп елларында кызны саксыз сүз әйтеп рәнҗеткән Алмаз белән Айсылуның дистә ел үткәч бергә калуы лирик картиналарда отышлы сурәтләнә. Эчке һәм тышкы конфликт артык киеренке булмауга карамастан, хикәя уңай тәэсир калдыра.

Кайбер хикәяләрдә кешелеклелек идеяләре автор позициясендә гәүдәләнеш таба. Мисал­га, авторның мәхәббәтле карашы «Коръән ашы” хикәясендә – изге ашка җыелган карчыкларга, юмористик рухтарак иҗат ителгән «Өлкәннәр көне”ндә килен һәм бианай мөнәсә­бәтләренә төбәлгән. Имгәнеп, кыйналып, туган нигезенә, әтисенең аягына кайтып егылган Фәрит («Мафия”) күңелендә кайнаган оят, тәүбә тойгылары ата-анага, туган нигезгә, авылдашларга ышаныч, хөрмәт хисе буларак та кабул ителә.

Яшь кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен, тормышта ясаган тәүге адымнарын, кырыс чынбарлык белән очрашуларын сурәтләгән әлеге хикәяләр уртак бер сыйфатка ия. Геройлар тормыш мәйданында үзләрен расларга омтыла, хаталана-ялгыша, сабак ала-ала үз бәхетләрен эзли, яхшылыкка, гүзәллеккә омтыла. Шунысы кыйммәтле: алар, усаллык, күралмау, нәфрәт, хөсетлек сазлыгына батмыйча, кешелеклелек дәрәҗәсен саклап кала. Яшәешне, кешеләрне сөю хисе, әсәрләрне теге яки бу рәвешле үтәдән-үтә сугара. Һәм яшь язучының тәүге китабы үзе бер шатлыклы вакыйга булса, китаптагы әсәрләрнең гуманистик кыйммәткә ия булуы — икеләтә сөенеч.

Руслан СӨЛӘЙМАНОВ,

Башкортстан Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы:

— Китап, иң беренче чиратта, укучының игътибарын үзенең тышлыгы белән җәлеп итә. Алсу фонда чибәр хатын-кыз йөзе, ай су­рәте, күк йөзенә чәчел­гән йолдызлардан чагылган нур… Китапның рәссамы Л. И. Нигъмәт­җановага рәхмәт әйтер­гә кирәктер. Иҗади якын килү, фантазия, тәҗрибә яхшы җимеш биргән. Китапка күз төшү белән ул үзенә әйди, чакырып тора. Куллар әллә аңлы, әллә аңсыз рәвештә шул китапка таба сузыла. Кичекмәстән аның эчен ачып карыйсы, андагы бер әсәргә булса да күз йөгертеп үтәсе килә. Күңелне кызыксыну хисе биләп ала.

Китапның тышкы матурлыгы белән эчке матурлыгы бер-берсенә тәңгәл килгәнме? Әллә гармония бозылганмы? Китап эчендә урын алган әсәрләрнең матурлыгы кайтышракмы? Яисә, киресенчә, йөз, мең тапкыр чагуракмы? Бу күпсанлы сорауларга җавап табар өчен, һичшиксез, андагы әсәрләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Китап «Биана” дигән хикәя белән ачыла, әсәр килен белән биана мөнәсәбәтләрен яктырта. Гадәттәгечә, укучы алар арасында гасырлар буена күнегелгән эт белән песи мөгамәләсен көтә. Ә автор, тормыштагы типиклыктан, стереотиплардан арынып, икенче төрле диалоглар тезмәсен тәкъдим итә. Сәхибҗамал улының хатынына «Бәбкәм” дип кенә эндәшә. Килен исә, үз чиратында, ике сүзнең берендә «Әнкәй” дип кенә тора. Сүз яссылыгында гына түгел, җылылык, үзара олы хөрмәт гамәлләр яссылыгында да чагылыш таба. Алар тәүлек әйләнәсенә бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Нинди генә авырлык төшмәсен, бергә күтәрәләр. Килене аяксыз калып түшәккә яткач, аны кем карый? Әлбәттә, биана кеше. Ул киленен ничәмә айлар буена дәвалый, нинди генә дәвалау алымнарын кулланып карамый! Һәм үз максатына ирешә — − киленен аякларына бастыра. Бианасы чирләп урынга ятса, һичшиксез, килене дә, үзен аямыйча, шундый фидакарь адымнарга барыр иде.

Хикәя «Биана” дип аталса да, әсәргә ничек кенә якын килмә, анда никадәр яхшы биана, шулкадәр яхшы килен турында да сүз бара.

Биана белән килен арасындагы мөнәсәбәтләр Венера Мәҗитованың «Өлкәннәр көне” хикәясендә дә үзәккә алына. Монда инде аралар ул кадәр җылы түгел, салкынча. Үтә киеренке. Шул киеренкелек әсәрнең азагына кадәр сакланып килә. Мәрзия Өлкәннәр көнендә котлаулар кабул итә. Кызы, оныклары, авылдашлар тәбрикләргә ашыга. Улының хатыны Гөлгенәдән генә кош теледәй хәбәр дә юк. Болай да киленен яратып бетермәгән бианага шул да җитә. Килененә үзаллы зарлана, сукрана. Уенда аның барлык начар сыйфатларын барлап чыга. Меңнәр арасыннан улының шундый тормыш иптәше сайлаганга да өлеш чыгармый калмый. «Мәрзия бураннары” Өлкәннәр көненең азагына гына тына. Тынмас иде дә, бәйрәм уңаеннан затлы бүләкләрен, телне йотарлык күчтәнәчләрен төяп, килене кайтып төшә. Шул мизгелдә Мәрзияне алмаштырып куялармыни? Аның Гөлгенәгә булган мөнә­сәбәте йөз сиксән градуска үзгәрә. Аңардан да яхшырак, сөйкемлерәк, юмартрак кеше табылмый җир йөзендә.

Әсәр антитезалы композициягә корылган. Төп геройның бер чиктән икенче чиккә ташлануы, күңеленең тиз арада бер халәттән икенче халәткә күчүе, капма-каршы уйлар йөгереклеге, көчле магнит кебек укучының игътибарын тартып тора. Бу магнитизм әсәрнең азагына кадәр тамчы да кимеми, кыска гына хикәяне тәмам укымлы итә.

«Коръән ашы” хикәясе үзенең масштаблыгы, нигезендә яткан проблемасы, үзенчә­лекле геройлары белән кызыклы. Монда автор бер гаилә, шул гаилә эчендә туарга мөмкин булган четерекле тормыш мәсьәләләрен гәүдәләндерү белән генә чикләнми. Язучының сурәтләү даирәсе киңәя.

Зәфирнең барлык эшкә дә өлгер хатыны Коръән ашы җыеп алмакчы була. Гаилә кануннары байтактан килә: өстәлне мул итеп әзерләү — Зөлхәбирә карамагында, ә мулланы, әби-бабайларны чакыру — Зәфир эше. Барысы да алдан төзелгән план буенча бара. Изге ниятләрне тормышка ашыру юлында көтел­мәгән киртәләр калкып чыкмас кебек. Чынбарлыкта исә алар адым саен очрый. Зәфир, Коръән ашына чакырып, кемнең генә йорт ишеген шакымасын, кемгә генә мөрәҗәгать итмәсен, берсе дә өздереп кенә ризалыгын бирми. Төгәлрәк әйткәндә, киләм дип ризалык бирерлек хәлдә булмыйлар. Шактый салмышлар. Җитмеш-сиксән яшьлек әбиләргә, савапларын арттыра-артыра, биш вакыт намазын укып, изге рамазан аенда ураза тотып, бәйрәмнәрдә бер-берсенә кунакка йөрешеп гомер кичерергә дә бит. Юк, яшәү ямен бозып, аракы уртлап, көн үткәрергә күнегеп киткәннәр. Кая анда кемгәдер Коръән ашына бару

Шулай да өметләнеп, сабырлыгын җыеп, йорт хуҗасы авыл әбиләренең килүен көтә. Әллә язмыш галәмәте, әллә Ходай кодрәте — тегеләр тиешле вакытка килеп җитә. Үзләренчә төзәнгән-бизәнгәннәр, матур күлмәкләрен кигәннәр, чагу яулыкларын ябынганнар. Аларны шундый кыяфәттә күреп, Зәфирне шатлык хисе биләп ала. Күңелендә: «Их, шушы Коръән ашыннан соң авызларына тамчы да капмасыннар иде”, — дигән ихлас хыялы туа. Шул хыял тиз арада тормышка да аша. Ни өчен дисәк, Зәфир күңелендә яралган мәлдә үк ул күктәге фәрештәләрнең дә, җирдәге авыл мулласы авызыннан да «Амин” сүзе яңгырый.

Венера Мәҗитованың бу әсәренә әнә шулай нокта куела. Урыны-урыны белән анда арттырулар, типик булмаган вакыйгалар чагылыш тапса да, авторның һәр сүзенә, һәр җөмләсенә ышанасы килә. Бигрәк тә Коръән ашы мәҗлесеннән соң Маһира, Әминә, Хәерниса кебек авыл әбиләренең шайтан суыннан тәмам баш тартуларына

«Араларда ай гына” хикәясе М. Гыйзетдинов белән Х. Мөдәрисова иҗат иткән җыр юллары белән башланып китә:

Ул җыр әсәр героен һәрвакыт озатып йөри. Әле өйдә, әле эш урынында яңгырый. Инде шул җырдан азга гына арынып торыйм дип урамга чыкса, урамда да ишетелә. Ишетелеп, бернинди хис, тойгы уятмаса бер хәл, ул Хәлимне төрле уйларга чорный. Бигрәк тә сабый чактан ук йөрәгенә төзәлмәс яра салган әнисе хакында уйлата. Уйлатып кына калмый, гамәлләр кылырга да этәрә. Аның тәэсирендә герой ерак юлга чыга. Гомер буе күрмәгән туганнары, әнисе белән очраша. Очрашу вакытында шул җыр кабат, әмма әсәр тукымасында соңгы тапкыр Хәлим колакларына барып ирешә. Автор сүзләренә якынлаштырып әйткәндә, аның бала чакта күргән барлык кайгы-хәсрәтләре, борчу-сагышлары, әнисенә булган үпкә-рәнҗешләре соңгы тапкыр хәтерендә яңара.

Шулай итеп, Венера Мәҗитова, сүз сәнгате мөмкинлекләре белән музыка сәнгате мөмкинлекләрен тиешле күләмдә отышлы кулланып, аларны үзара үреп, күркәм хикәя иҗат итүгә ирешкән. Бу — язучының үзенә күрә бер казанышы. «Араларда ай гына” җыры әлеге очракта коры исем биреп кенә калмый, аны бар булмышында боҗрага ала. Укучыга төп геройның эчке кичерешләрен, психологик халәтен дөрес аңларга ярдәм итә. Бу әсәр турында сүз йөрткәндә, шуны да өстәп әйтергә кирәктер: шул җыр әсәргә үзенчәлекле моң, аһәң өсти. Шуңа микән, ул авторның башка әсәрләреннән аерылып тора. Кемгә ничектер, һәрхәлдә, миңа шулай тоелды

Венера Мәҗитованың «Мафия” хикәясе үзенең гомум поэтикасы белән К. Караның «Лашбайга сәяхәт” повестен хәтерләтә. Исе­гездә булса, анда Фәрит исемле ир-егет зур акча­лар өмет итеп сәфәргә чыга һәм ахыр чик­тә, уй-хыялларын тормышка ашыра алмыйча, туган авылына кайтып егыла. Монда да шундый картина күзәтелә. Фәрит исемле егет тиз генә баю нияте белән шәһәргә юллана. Мафия белән турыдан-туры җылы мөнәсәбәт­ләр урнаштыра. Тора-бара үзе шул мафиянең әгъзасына әверелә. Кешеләрне талый, кан коя, хәрәм юл белән акча эшли. Тик бер көнне Фәрит мондый яшәү рәвешеннән арый. Һәм, төпле карарга килеп, кешеләргә зыян салудан баш тартырга, мафия оешмасыннан чыгарга була. Мафия түрәләре Фәритнең акыллы адымына риза булса да, җиңел генә җибәрми. Бөтен тәне канга батканчы, аяк-куллары сынып-сыдырылып беткәнче кыйныйлар. Фәрит могҗиза белән генә исән кала, көч-хәл белән әти-әнисе яшәгән йортка кайтып ава

ХХ гасыр азагында — ХХI гасыр башында мондый типтагы, заманны ничек бар, шулай реалистик калыпларда сурәтләгән, заман кешеләренең рухи кыйблаларын югалтып, ялган кыйммәтләргә ышанып җан асраулары турында әсәрләр байтак язылды. Шундыйлардан К. Караның «Лашбайга сәяхәт”, Х. Мөдә­рисованың «Яр”, Ф. Латыйпованың — «Югалган бриллиантлар”, А. Зәкиевның «Ак юл” хикәя һәм повестьларын атап үтәргә була. В. Мәҗи­тованың «Мафия”се — шушы әсәрләр тезмәсен тулыландыручы яңа әсәр. Аның хәзерге милли әдәбиятыбыз җирлегендә пәйда булуын без яхшыга яисә яманга дип бәяләргә базнат итмибез. Шулай да бу әсәрнең киләчәк буыннарга гыйбрәт өчен язылганлыгына бер тамчы шигебез юк.

Хатын-кыз язучы мәхәббәт турында каләм тибрәтмәсә, сәер тоелыр иде. Аллага шөкер, В. Мәҗитованың «Туйга өч көн кала. ” китабында мәхәббәт хисен яктырткан хикәяләргә шактый урын бирелгән. «Җирәнчәч”, «Очрашу”, «Кыз сорау” кебек әсәрләрендә автор шул хис турында фикер йөртә, аны ничек күрә, шулай кабул итә, шулай тасвирларга омтыла.

Язучылар, гадәттә, мәхәббәтне җиде күк катына мендереп мактый, мәдхияләр укый, геройларын мәхәббәт тәэсирендә акыл калыбына салып карап булмаган гамәлләр кылырга этәрә, әсәрләр эчендә чынбарлык һәм хыял дөньяларының чикләре җуела. Венера Мәҗитова исә сөю-сәгадәт мәсьәләсен яктыртканда андый адымнарга бармый. Аның тарафыннан мәхәббәт кеше тоя алган той­гы­ларның миллионнан берсе буларак сурәтләнә. Ул кайдадыр галәм киңлегендә адашкан ят планетада түгел, ә Җирдә яралган. Геройлар күп очракта шул тойгыны ничек бар, шулай кабул итә. Артыгы соралмый.

Гомумән алганда, хикәяләр җыентыгының тышы никадәр матур булса, аның эче, эчтәлеге дә шул дәрәҗәдә матур икән. Әйе, безнең күз­ләргә яшьлек шаукымы, әсәрләрдә тема тарлыгы, кешелек проблемаларына караганда, ае­рым кешеләрнең шәхси проблемаларына өстенлек бирү, урыны-урыны белән кеше ышанмаслык вакыйгаларны үзәккә алу кебек каләм кимчелекләре чалынмый калмый. Шулай да алардан гына гомум картинаның төсе тоныкланмый, китапны укып чыккач туган җылы мөнәсәбәт суынмый. Әфарин, Венера сабакташ, булдыргансың! Киләчәктә дә укучыла­рыңны яңадан-яңа әсәрләрең белән сөендереп торырсың дигән өметтә калам.

Айдар ЗӘКИЕВ:

— Укучы әдәби әсәрне ни өчен укый? Аны әсәрдәге метафоралар, чагыштырулар, табигать күренешләре кызыксындарамы? Бик шикле. Әллә ул, үзе дә сизмәстән, язучының «элмәкләре”нә эләгә-ме? Бу алымны классиклар оста файдаланган. Заман язучылары да мондый «элмәкләр”-не оста куллана. Шулай булмаса, Джоан Роулингның «Гарри Поттер”ы 2011 елда 67 телгә тәрҗемә ителеп, 450 миллион данә сатылыр идеме? Харуки Муракаминың «iQ84” романы Япониядә нибары унике көндә бер миллион данә сатылган. Дэн Браунның «Ангелы и Демоны” романы, 44 телгә тәрҗемә ителеп, 81 миллион данә басылган. Билгеле, санап үткән язучылар даими рекламалана, аларның әсәрләре буенча Голливудта кинолар төшерелә. Китапларның уңыш казануына әсәрләрнең, башлыча, инглиз телендә таралуы да йогынты ясый. Шулай да югарыда санап үтелгән язучылар укучыны, барыннан да бигрәк, «элмәк”ләре белән җәлеп итә.

Венера Мәҗитова әсәрләрендә «элмәк”-ләр бармы? Нигездә, алар дүртәү: каршылык, хәвеф-хәтәр, сер һәм яңалык. Яшь авторның әсәрләрен шушы формулага нигезләнеп укыдым. «Туйга өч көн кала. ” әсәренең аталышы ук яхшы «элмәк”. Бу вакытта нинди вакыйгалар була? Килен белән кияү егете кавышачакмы? Әллә аларның хыялларын яман көчләр челпәрәмә китерәчәкме? Бу серне ачу өчен әсәрне укый башлыйсың. Вәзиргә әнисенең бертуган энесе Хатыйп Язиләнең томанлы үткәне турында сөйли. Менә тагын бер «элмәк” — хәвеф-хәтәр. Коточкыч вакыйгадан соң, туй булмый. Язилә чит илгә — Дубайга оча. Самолетта янәшәсенә Вәзиргә ике тамчы судай охшаш егет килеп утыра. Чираттагы «элмәк” — сер. Әлбәттә, сер кайчан да булса ачылырга тиеш. Әсәрне укучыга язучы шул рәвешле рәхмәт әйтә. Венера да бу турыда онытмаган. Ахырда укучы янә бер «элмәк”кә — сергә «каба”. Вәзир белән Нәзир бертуганнар булып чыга.

Гомумән, Венера Мәҗитованың һәр әсәре шушы формула буенча сүтелә. Димәк, әдәбиятка тагын бер язучы аяк басты дияргә тулы нигез бар. Ак юл сиңа, Венера!

Фәния ГАБИДУЛЛИНА,

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары,

татар телендә иҗат итүче әдипләр берләшмәсе җитәкчесе:

— Венера Мә-җитова — күренекле журналист Фәрит абый Фаткуллин белән ике-безнең канат астыннан үсеп чыккан иҗат-чы. Шуңа күрә без аның тәүге китабы басылып чыгуына ихлас күңел­дән куандык. Бу китапны күрүгә, әлбәттә, кү­ңелдә: ”Әдәби әсәрлә­рендә гәзит стиле сизелми микән?” — дигән шик туды. Китапны укып чыгуга ул шик үзеннән-үзе таралып юкка чыкты. Иң мөһиме — китапта Венераның үз тавышы, үз йөзе төсмерләнә. Шунысы куандыра.

Күптән түгел мин аның берничә хикәясен һәм шигырьләр шәлкемен Казанга — татар әдипләреннән укыттырырга һәм тикшерт-терергә җибәрдем. Озакламый үзен дә Казанда үтәчәк яшь язучылар семинарына алып барырга җыенам. Шунысын да әйтергә кирәк: аның ике хикәясе быел Татарстанның «Мәйдан” һәм «Идел” журналларында да дөнья күрде. Мин авторның киләчәктә дә республикабызның һәм күрше Татарстанның матбугат басмалары белән тыгыз бәйләнештә торуын, аларда яңадан-яңа әсәрләре басылуын теләр идем. Барасы юлың якты һәм матур булсын, иҗади уңышлар сиңа, Венера!

Венера МӘҖИТОВА,

— Быел җәйдә З. Биишева исемендәге «Китап” нәшриятында тәүге хикәяләр җыентыгым дөнья күрү үзе бер куаныч булса, хезмәттәшем Айдар Зәкиевның китап чыгу уңаеннан «Кызыл таң”­да «әдәби суд” оештыруы минем өчен янә бер шатлыклы вакыйга булды. Беркемгә дә сер түгел, дәүләт нәшриятында чыккан һәр китапка да тәнкыйтьчеләр тарафыннан тиешле игътибар бирелми. Ә язучы китабына карата нинди дә булса сүз, тагын да төгәлрәге — объектив тәнкыйть көтә. Тукай бабабыз да «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер” дип юкка гына әйтеп калдырмаган бит.

Шәхсән минем үземә тәнкыйть бик килешә. Ничәмә тапкырлар сынаганым бар: «тәнкыйть уты”на эләккәннән соң мин иҗат җимеш­лә­ремне тагын да шәбрәк, әйбәтрәк яза башлыйм. Бу җәһәттән язган әйберләремне һәрвакыт тәнкыйтьләп, аларны хикәя дәрәҗәсенә җиткерүгә үз өлешен кертүче остазым Дилбәр Булатова турында берничә сүз әйтәсем килә.

Әдәби әсәрләремне язып бетерү белән мин иң элек аның хөкеменә тапшырам һәм зур түземсезлек белән остазымның бәяләмәсен көтә башлыйм. Дилбәр апа әсәрнең хикәя булып җитешкәнме-юкмы икәнлеген, кытыршырак урыннарын шунда ук күреп ала. Күреп кенә калмый, шул урыннарны шомарту, яки үзгәртеп язу буенча үзенең төпле киңәш-тәкъдимнәрен дә бирә. Әдәбият өлкәсендә әнә шундый киңәшчең-остазың булудан да зуррак бәхет юктыр ул, минемчә. Форсаттан файдаланып, шигърият дөньясыннан җитәкләп алып чыгып, проза бакчасына алып кереп киткәне, киңәш-теләкләре белән яңадан-яңа әсәрләр язарга рухландырып торганы өчен мин Дилбәр апага зур рәхмәтемне белдерәм

Тагын шунысын әйтеп китәсем килә: мин — профессиональ язучы түгел. Мин, иң тәүдә, хатын-кыз: ир хатыны, ике бала әнисе, аннан соң гына иҗатчы. Иҗатны үз тормышымда иң арткы урынга куюым да очраклы түгел. Хатын-кыз иң башта гаиләсендә бәхетле булырга, аннан соң гына эше, иҗаты, карьерасы турында уйланырга тиештер, дигән фикердә торам. Яшермим, һәрвакыт вакыйгалар өермәсендә кайнаучы журналист буларак, минем буш вакытым аз кала. Әнә шул сирәк-саяк кына килеп чыккалаган буш вакытымны мин хикәяләр язуга бүләм. Ниндидер югары исемнәргә дәгъва итеп, тәнкыйтьчеләрдән мактау сүзләре ишетергә теләп тә түгел, ә бары тик күңелем кушуы буенча, язмыйча түзеп булмаганга язам.

источник

Башкортстанда яшәүче журналист, язучы Венера Мәҗитова милли ризыклар әзерләргә өйрәтүче «Өй ашлары» китабы чыгара. Беренче чыгарылыш инде таралып бетсә, икенчесе битләр саны арттырылып апрель урталарында Казан басылып халыкка тарала башлыячак, диде Азатлыкка Венара ханым. Без аның белән журналистның милли аш-су остасына әйләнүе, иҗаты, яңа китап хакында сөйләштек.

Башкортстанның Илеш районы Иске Кыргыз авылында, бүгенгәчә туган төбәгендә яшәгән, «Кызыл таң» газетының Илеш, Чакмагыш районнарындагы хәбәрчесе, шагыйрә, язучы Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы Венера Мәҗитова үзе дә ашарга пешерергә кияүгә чыгып, балалар үстерә башлагач кына өйрәнгән икән. Бүген гүзәл затлар арасында милли ашларны өйрәнүгә ихтыяҗ зур, ди ул. Ләкин, шулай да, яңа гына гаилә тормышына аяк баскан яшь хуҗабикәләргә ярдәм итәргә, аларны канатландырып торырга кирәк, дип өстәде язучы.

Венера Мәҗитова Азатлыкка татар милли ашларына багышланган китапларның күп түгеллеген белдерде. Гәрчә, интернетта, социаль челтәрләрдә аш-су серләрен уртаклашучы хуҗабикәләр бик күп булса да. Аның бүгенге иң популяр рецептлар җыелган өр яңа китабыннан хуҗабикәләр башка халыкларның аш-суларын да, милли ризыкларны да пешерергә өйрәнә алачак.

Аш-су остасы «Өй ашлары» китабын чыгару уеның каян барлыкка килгәнен сөйләп китте.

– Әгәр журналист булмасам, мин, мөгаен, агроном-бакчачы, алай да булмасам, аш остасы булыр идем. Дөресен әйтим, кияүгә чыкканчы мин аш төрләндереп пешерә белми идем. Ашарга пешерергә мин гаиләле булгач кына өйрәндем. Хәзер инде үзем белгәннәрне башкаларга, бигрәк тә, яңа гына гаилә тормышына аяк баскан яшь хуҗабикәләргә өйрәтәсем килә. Менә шушы уй мине «Өй ашлары» китабына алынырга мәҗбүр итте дә инде.

Мин гомерем буе Татарстанның танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның китапларын уку һәм шулар нигезендә аш-су әзерләү турында хыялландым. Тик шул китапларның берсен дә бүгенгәчә кулга төшерә алмадым. Шулай туры килде, Казанга ике баруымда да Бауман урамында урнашкан кибеткә керергә җай чыкмады. Югыйсә, Юныс аганың китапларын сатып алырга уем да бар иде. Иң зур хыялым – киләчәктә дә, Юныс ага кебек, татар аш-суларын популярлаштыру. Шушы китапны чыгарып, мин аңа таба бер адым ясадым инде. Билгеле ки, тәүге адымнан соң икенчеләре бик җиңел ясала. Минем очракта да нәкъ шулай булыр, дип өметләнәм.

Әдәби иҗат белән балачактан ук шөгыльләнә башладым. Башта шигырьләр яздым, соңрак прозага күчтем. 2013 елда Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшриятында «Туйга өч көн кала» дигән тәүге хикәяләр җыентыгым дөнья күрде. Моннан тыш, «Төн артыннан көн туа» (2013), «Илешемнең данлы кешеләре» (2015), «Чәчәк атты сирень» (2015), «Сарьян эзләре буйлап» ( 2016), «Бер адым» (2016) җыентыкларым басылды.

– «Өй ашлары» китабына татар милли аш-сулары кердеме?

– Милли аш-сулар да, башка халыкларныкы да керде. Гомумән, өйдә нәрсә пешерелә – шулар. Алай да, милли ашларга өстенлек бирелде.

­– Эчтәлеге ничегрәк төзелде?

– Китапка «Беренче ашлар», «Икенче ашлар», «Чәй ашлары», «Тортлар», «Тозлы ризыклар», «Кабымлыклар», «Яраткан салатларым», «Кайнатмалар», «Кышкы салатлар», «Компотлар-сутлар» «Эремчек эшләү серләре», «Файдалы киңәшләр – лайфхаклар» кебек бүлекләр керде.

– Озак эшләндеме? Ярдәм итүчеләр булдымы?

– Озак эшләнде дип әйтә алмыйм. 2015 елдан мин кайбер рецептларымны «Вконтакте»дагы битемә дә элеп бара башладым. Аннан бер китапка тупларга булдым.

Венера ханым, «Өй ашлары»ның беренче чыгарылышы никадәр басылган иде, икенчесе ничә данә чыгачак, үзгәрешләр булачакмы?

– Китапның тәүге партиясе 7 мартта 700 тираж белән чыкты. Бүген алар сатылып бетте диярлек. Китап чит илләргә дә таралды, электрон форматта Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай, Төркиянең Истанбул, Испаниянең Барселона, АКШның Питтсбург, Италиянең Рим шәһәрләренә, Сардиния утравына да китте.

Шушы көннәрдә «Иделпресс» нәшриятына янә 999 китап бастыруга мөрәҗәгать биреп кайттым. Аллаһ теләсә, бу юлы китапның тулыландырылган һәм яңартылган варианты дөнья күрәчәк. Димәк, мин дөрес юлда!

Бу китапны чыгарып мин шуны аңладым: бүгенге көндә гүзәл затлар арасында милли ашларны өйрәнүгә ихтыяҗ зур. Чөнки һәр хуҗабикә гаиләсенә – иренә һәм балаларына әзерләнгән ризыкка күңел җылысын да кушып пешерә. Шуңа, ул икеләтә тәмлерәк килеп чыга. Ризык ул безгә Аллаһы тәгалә тарафыннан бирелгән нигъмәт. Аны исраф итмәү, тәмле итеп һәм төрләндереп пешерә белү бары бездән, хуҗабикәләрдән тора.

источник

Шигъри юлларга салынган оригиналь котлаулар гадәттә матур һәм истә кала, күңелләрне кузгата торганнардан санала. Туй, никах котлауларын алдан ук открыткага язып тантанага алып бару хәерлерәк. Чөнки ничек кенә ятлап әзерләнеп килсәгез дә, яшь парларны тәбрикләргә сезнең чират җиткәчтен, котлау сүзләрен каушаудан онытып җибәрүегез, тәэсирләндерерлек итеп укый алмавыгыз бар. Безнең сайттагы котлау шигырләре, матур теләкләр якыннарыгызны, дусларыгызны никах тантансы белән котлау өчен менә дигән ярдәмлек. Кавышучы яшь парларга бәхетле озын гомер кичеп, мәңге бергә булып, игелекле балалар үстереп аларның бары шатлык-сөенечен генә күрергә насыйп булса иде.

Туйларыгыз котлы булсын, аш-суыгыз тәмле булсын, туй бәйрәме ямьле үтсен. Сез бер-берегезне, үз бәхетегезне тапкансыз, берүк бәхет кояшына тап төшермәгез. Берегезнең җылысы икенчегезне җылытып, икегез өчен генә уртак булган тормыш сукмагыннан тигез һәм матур итеп атлагыз. Бәхетле булыгыз!

Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән, законлы никахыгыз белән тәбрик итәм. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлерәк, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар иртәсе сезгә бәхет, шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен.

Бүген җирдә яңа гаилә туа.
Яңа тормыш җирдә башлана.
Берүк матур булсын.
Берүк ныклы булсын,
И ходаем, үзең ташлама!
Үзегез табышкансыз да,
Үзегез кавышкансыз.
Хәерле сәгатьтә булсын
Бүген тормыш башыгыз.
***
Назланырга һәм назларга
һәрчак вакыт табыгыз.
Ишек һәм тәрәзәләрегезне
Гайбәтләрдән ябыгыз.
***
Тәмле булсын телләрегез,
Тәмле сүз — җан азыгы.
Татулыкта, тынычлыкта
Яшәешнең кызыгы.
***
Ир урынында ир үзе булсын.
Үрелмәсен хатын бүреккә.
Хатын була алу — олы бәхет.
Уңган хатын — иргә бәхеткә.
***
Гаиләгэ кермәсен көнләшү.
Авыр сүз, үпкәләп эндәшү.
Яшәгез гел тату, сөешеп,
Шатлыкны, бәхетне бүлешеп.

Туй көннәре — иң шатлыклы көннәр,
Алда өмет, бәхет, мәхәббәт.
Түкми, чәчми гомер буйларына
Илтә торган изге бәрәкәт.
Бәхет кошы кунсын өегезгә,
Сөенсеннәр әти-әниләр.
Үзегезгә охшап тәүфыйклары белән
Тупырдашып үссен бәбиләр!

***
Парлы типсен мәңге йөрәгегез,
Мәхәббәтнең ике кояшы.
Кояш кебек түп-түгэрэк булсын
Бәхетегез — гомер юлдашы.

***
Кушылып үскән куш каеннар кебек,
Бергә үтсен тормыш юлыгыз.
Зәңгәр күлдә пар аккоштай,
Бәхет күлләрендә йөзегез.

***
Яшәгез матур пар булып,
Икегез бер җан булып.
Күршеләргә үрнәк гаилә,
Дуслар өчен дан булып.

Олы юлга сез чыгасыз бүген,
Бергә кушып ике йөрәкне.
Юл алдыннан әйтик сезгә
Чын күңелдән изге теләкне.
Без телибез чын күңелдән сезгә
Аерылмасын тормыш юлыгыз.
Гомер сукмакларын узган чакта
Адашмагыз, зирәк булыгыз.

***
Ике агач озак яна,
Учак сүнми — күрегез.
Олыгайган көнегездә
Уртак булсын түрегез.

***
Изге теләкләрем юллыйм
Кияү белән кәләшкә.
Бары бәхет-шатлык кына
Юлдаш булсын һәр эштә.
Иң зур киңәшем шул сезгә
Тормыш бизәге — бала.
Киләчәктә бәхет юлын
Бары ул гына сала.

***
Бер-берегезнең кадерен белеп.
Шатланып, уйнап-көлеп,
Үтегез тормыш юлларын
Пар күгәрченнәр кебек.

***
Талдай зифа буйлары,
Бигрәк матур уйлары.
Шаулап торсын, гөрләп торсын,
Җырлап торсын туйлары.

***
Гел уңышлар көтеп торсын
Үтәсе юлыгызда.
Бәхет өчен күп кирәкми.
Ул бит үз кулыгызда.

***
Тормыш бик катлаулы, шуңа күрә
Гадел юлны сайлый белегез.
Бездән сезгә шушы теләк:
Бер-берегезне аңлый белегез.

Кавыштыгыз яшьлек иртэсендэ.
Иңгә иңне куеп, аңлашып.
Ерактагы картлык көнегезгә.
Барып җитегез сез парлашып.

***
Озатабыз сезне ерак юлга.
Озын юлга — гомер юлына.
Кулны — кулга, уйны — уйга кушып,
Ике йөрәк бергә булырга.

***
Яшәгез сез пар булып,
Икегез бер җан булып.
Күршеләргә үрнәк гаилә,
Дуслар өчен дан булып.

***
Серле учак бар дөньяда.
Ул — гаилә учагы.
Бар аның дөрләгән чагы.
Бар тик пыскыган чагы.
Гаилә учагыгызның һәрвакыт
Ялкыны көчле булсын!

***
Бездән сезгә изге теләк;
Тәбриклибез бәйрәмегез белән.
Истәлекле булсын туегыз!
Бергә типсен кайнар йөрәгегез.
Бер үк төсле булсын уегыз.

***
Яшәгез бер-берегезгә
Гомерлек терәк булып.
Бергә типкән йөрәк булып,
һәрвакыт кирәк булып.

Безнең сезгә теләгебез:
Кулларыгыз кулдан китмәсен.
Чәчләрегез чәчкә бәйләнсен дә
Җил-давыллар аны сүтмәсен!

***
Бүген — сезнең иң бәхетле,
Иң шатлыклы көнегез.
Матур булсын күңелегез,
Тәмле булсын телегез.
Яратып кына яшәгез
Берегезне берегез!

***
Ходай биргән мәхәббәтнең
Кадерләрен белегез.
Барысы да сокланырлык
Матур оя корыгыз.
Матур, җылы оягызда
Тату гына торыгыз!

***
Ак бәхетләр сезгә юлдаш булсын,
Күтәренке булсын күңелегез.
Саулык, шатлык, куанычлар белән
Гөрләп үтсен бөтен гомерегез.

Кушып ике йөрәк ялкынын
Учак тергезәбез яшьлектә
Ходай безгә шулай куша
Алмаш калдырырга бу җирдә

Яшьлек утын салган ул учакның
Уртак булсын һәрчак җылысы
Ялгыз парлы сагышларын җыеп
Саргаерга язмасын иде.

Дөрләп торсын һәрчак учагыгыз
Җылы биреп сезнең күңелгә
Тигез ,озын гомер телим
Һәрбер сабый үссен бәхеттә

Әгәр бер көн кайгы җиле кереп
Учагыңны синең сүндерсә
Балаларың адашмасын өчен
Шәмен сакла күңелең түрендә ……

* * *
Туганнарны һәм дусларны
Шатландырырсыз бүген.
Бәхет кояшы яктыртсын
Сезнең мәхәббәт күген.

Гел якты булсын юлыгыз,
Якты булсын уегыз.
Котлы булсын никахыгыз
Котлы булсын туегыз.

Бүген дөнья коенгандыр
Ак карга ап-ак нурга
Бәхетле тормыш тели ул
…һәм ….га!

* * *
Колач тутырып чәчкә җыялмадым
Кыш бит инде, кырда кар тулы,
Никах көнегез белән тәбрик итеп,
Шигырь яздым сезгә бу юлы.

Син минеке мин синеке диеп,
Кавышкансыз булыгыз бергә.
Дошман көенсен, дуслар сөенсен,
Күреп сезне гомергә бергә.

Яратышып, сөеп кавыштыгыз,
Яшәгез гел бергә гомергә.
Тиңләсеннәр сезнең мәхәббәтне
Һич тутыкмый торган тимергә.

Алдыгызда бик зур юллар ята,
Аерылмасын кулыгыздан кул.
Туры булсын, изге булсын иде
Икәүләшеп сез башлаган юл.

* * *
Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итсеннәр.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитсеннәр.
Гомер буе икесе бер
Сукмактан атласыннар.
Бер-берсенә мәхәббәтне
Үлгәнче сакласыннар!

* * *
Никах көнегез котлы булсын!
Бүген сезнең язылышкан,
Никахлашкан көнегез,
Тантаналы бу мизгелнең
Кадерләрен белегез!

Бүген дөнья гаҗәп нурлы,
Елмаегыз, көлегез!
Бөтен дөнья бәйрәм итә,
Сезне котлый — күрегез!

Бүген сөю диңгезендә
Рәхәтләнеп йөзегез,
Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,
Бүгенгедәй мәхәббәтле
Булсын һәрбер көнегез!

* * *
Сезне бүгенге изге, матур бәйрәмегез – никах көнегез, белән ихластан тәбрик итәбез.
Чәчәк атсын тормыш гөлләрегез, яңгыр түгел бәхет яусын сез узасы юлларга. Бүгенгедәй бик күп язлар, җәйләр сезне көтеп торсын, теләп сезгә изге теләкләр. Пар канатлар булып яшәгез сез, һәрбер кеше сезгә соклансын. Һәрчак шулай шат яшәгез күрмичә тормыш зарын. Бер-берегезгә терәк булып, кирәк булып үтегез сез гомер үрләрен. Тигезлектә узсын гомер юлларыгыз кагылмыйча язмыш ачысы. Фәрештәләр сезгә һәрвакытта канат җәйсен, саклап сезне хәвеф-хәтәрдән. Күңел түрләрегез һәрвакытта аяз булсын, чикләп узсын болыт-яңгырлар. Туар көннәрегез шатлык куанычлар, тазалык — саулык, тик бәхет кенә алып килсен.
Я, Раббым, сезгә хәерле озын гомерләр, корычтай нык сәләмәтлек, татулыкта, тигезлектә бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, бүгенге хисләрегезне гомерлеккә саклап, үзегезнең дәвамыгыз итеп сау-сәламәт игелекле, иманлы, миһербанлы, шәфкатьле балалар үстерергә сезгә насыйп ит!

* * *
Тормыш итү дуслар җиңел түгел
Тормыш сукмаклары бормалы
Саф йөрәкләр бергә типкән чакта
Җиңелмәслек җирдә юл бармы?!

Дуслык булсын өйдә һәрбер җирдә
Чәчәк атсын бәхет гөлләре.
Картайгач та сагынып искә алыйк
Шатлык белән үткән көннәрне.

Тормышыгыз сезнең матур булсын
Тигез булсын барыр юллар да
Тормыш юлыгызның дәвамы да
Ошасын иде шушы туйларга!

* * *
Сез бүген иң зур хыялыгызны тормышка ашырдыгыз: бары тик саф мәхәббәттән генә торган яңа гаилә төзедегез! Без сезгә иң беренче чиратта ныклы сәламәтлек, аяз таңнар, тату көннәр, ярату белән сугарылган гүзәл кичләр теләп калабыз! Ике якны тигез итеп, юктан да кызык табып, бер-берегезне күз карашыннан аңлап гомер итегез!
Бүген сезгә, бәгырькәйләр,
Бары шул теләк кенә-
Пар күгәрченнәр шикелле
Яшәгез гөрләп кенә!

Пар балдаклар алмаштыгыз,
Вәгъдәләр беркеттегез.
Инде хәзер тигезлектә,
Сөешеп гомер итегез

* * *
Яшьлегегез матур чәчәк атсын,
Бер теләктә хәзер икегез.
Олы никах көнегез белән
Тәбрикләргә рөхсәт итегез.
Тормыш дигән нәрсә тын күл түгел,
Давыллар да куба җилләр дә.
Һәрвакытта тормыш авырлыгын
Күтәрегез бергә иңнәрдә.
Тәбрик итәм сезне бу көн белән,
Бер-берегезгә якын булыгыз.
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән
Яңа, матур тормыш корыгыз.

* * *
Никах мәҗлесенә
Йә, Раббым! Синең әмереңне үтәп, бу яшьләребезгә никах укылды, никахларын төзек кылып, мәхәббәтләрен дәвамлы кыл. Ошбу парларга хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, тәкъдирләнгән гомерләрендә тигез яшәүләрен насыйп кыл.
Сездән туган балалар да динебезне, илебезне, милләтебезне куәтләүче, үзегезгә миһербанлы, шәфкатьле, исән вакытта хөрмәт кылучы, вафат булсагыз, догачы балалар булса иде. Шул балаларны шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә Аллаһ Тәгалә насыйп итсә иде.
Тормыш дигән озын авыр юлны бер-берегезгә таяныч булып, бер-берегезне хөрмәт итеп, хаталарыгызны гафу итеп, бер-берегезгә юл куеп үтәргә күркәм сабырлыклар бирсә иде. Әмин.

* * *
Кешегә Ходайдан бүләккә
Гомер бит бер генә бирелә.
Җаннарны мәңгегә кушарлык
Никах та була ул бер генә!
Бербөтен, түгәрәк бәхетне
Югалтмый саклагыз гел бергә.
Сөенеп, сөелеп яшәргә
Кавышкан парлар сез мәңгегә!
Яшьлектә үрелгән ояда
Тынмасын балалар тавышы.
Күкләрдә укылган бу никах
Бәхеткә урасын язмышны.
Мәхәббәт учагы сүнмәсен,
Ялкыны җаннарны җылытсын.
Телибез мәңгелек мәхәббәт,
Бәхетнең тулысын, олысын.

* * *
Әй, гашыйклар, яшьлек туегызга
Кунак булып мин дә эләктем;
Туегызны котлап шигырь яздым,
Кайнарлыгын өстәп йәрәкнең.
Тормыш бит ул тын күл түгел
Давыллар да була, җилләр дә;
Ни булса да йөкнең авырлыгын
Күтәрегез бергә иңнәрдә.
Тәбрик итәм кавышу көнегез белән,
Бер-берегезгә тиңнәр булыгыз;
Озын гомер, саф мәхәббәт белән
Яңа матур тормыш корыгыз.
Язмыш сезгә сөю бүләк иткән,
Югалтмыйча аны саклагыз.
Иңне-иңгә куеп, гомер буе
Гел янәшә генә атлагыз.
Мизгелләргә кушылып еллар үтсен,
Өегезгә кайгы кермәсен.
Пар былбыллар көнләшсеннәр сездән,
Сөю кошы ташлап китмәсен.
Пар аккошлар кебек яшәгез гел,
Бәхет белән үтсен көнегез,
Гомер язы сезне кавыштырды,
Көзләргә дә бергә керегез.

* * *
Туйлар гөрли бүген бу өйдә,
Кияү белән кәләш иң түрдә.
Тәрәзәдән ай да елмая,
Бәхет теләп гомер-гомергә.
Табын тулы кода-кунаклар,
Бер-бер артлы ява теләкләр;
Юлларыгыз, яшьләр, ак булсын,
Сөюегез мәңге саф булсын.
Яшәгез гел бергә, аңлашып,
Сандугачлар кебек сайрашып.
Түрендә дә алтын туегызның
Утырыгыз шулай парлашып.

* * *
Язмыш сукмаклары очраштырган,
Бер-берегез белән таныштырган.
Ике йөрәк берсен-берсе тапкан
Саф сөюләр сезне кавыштырган.
Бүген сезнең олы бәйрәмегез,
Көтеп алган кызыл туегыз.
Пар аккоштай ак күлмәкле парлар,
Гел янәшә булсын юлыгыз.
Сөю хисен саклап гомер буе,
Шатлык-борчуларны бүлешеп,
Яшәгез сез пар күгәрчен булып,
Гел серләшеп, һәрчак килешеп.
Бәхет теләп сезгә туй көнендә,
Җылы сүзләр белән дәшәбез.
Ходай кушып кавышкансыз икән,
Ахыргача бергә яшәгез.

* * *
Сезнең бәхет капкасын
Бәла-каза какмасын!
Кайгы-хәсрәт дигән нәрсә
Сезнең өйне тапмасын.
Ягылмасын ялалар,
Кагылмасын бәлаләр.
Өйгә-илгә ямьнәр биреп,
Гөрләп үссен балалар.
Кулыгыз кулга тотынып,
Бәхетегез мул булсын.
Ахыр сулуларга кадәр
Адресыгыз бер булсын!
И гүзәл пар! Сезне
Яңа тормыш башлавыгыз
белән котлыйбыз!
Бәхетле озын гомер телибез!

* * *
Берсен-берсе сөйгән матур парлар
«Мәңгелеккә!» диеп кавыша.
Күктән иңә бүген изге дога,
Язмышларны кушып язмышка.
Бер-берегезне аңлап, санлап кына
Үтегез сез тормыш юлларын.
Уртак итеп шатлык-сөенечен
Һәм бүлешеп тормыш сынавын!
Күктән иңә бүген изге дога,
Яшь парларга теләк — тигезлек.
Бәхетегез мулдан булсын сезнең,
Сөюегез булсын гомерлек

* * *
Олы юлга сез чыгасыз бүген —
Бергә кушып ике йөрәкне.
Юл алдыннан әйтеп калыйк әле
Чын күңелдән изге теләкне.
Бал-май кебек татлы, затлы сүзләр
Кызганмасын тәмле телегез.
Ике булып сез үскәнсез, инде
Икегез бер була белегез!

* * *
Уйнап-көлеп, яңа юлга сезне
Озатабыз туйда бүгенге.
Авыр чакта таянычың булса,
Тормыш ямьле, яшәү күңелле.
Нигез булсын хыялларыгызга
Безнең теләкләр дә — бер өлеш.
Без татулык телик сезгә бүген,
Бәхет йорты төзү — сезнең эш!
Бары сөю генә, канат куеп,
Хыял күкләренә күтәрә,
Теләк җитә юлга чыгар өчен,
Терәк кирәк юлны үтәргә!
Табышкансыз, теләп барышкансыз,
Пар булгансыз икән икегез,
Бер-берегезгә гомерлек яр булып,
Тигез, тату гомер итегез.
Теләк шундый киләчәккә:
Кайгыларны уртак бүлегез,
Шатлыкларны бергә уртаклашып,
Юл куешып яши белегез.
Яңа тормыш дигән бинагызның
Саф мәхәббәт булсын нигезе! —
Үтә алмасын анда беркайчан да
Яманнарның агулы сүзе.
Бу тормышта төрле хәлләр була,
Аерылмасын тормыш юлыгыз,
Гомер сукмагыннан узган чакта,
Адашмагыз, зирәк булыгыз.

* * *
ЗАГС биргән язу — кәгазь бит ул,
Саргая ул сандык төбендә.
Саргаймасын сезнең саф мәхәббәт,
Чәчәк атсын күңел түрендә

Ике йөрәк бергә тибә хәзер,
Мәхәббәттән күпер корыгыз,
Бүген икәү бергә булган кебек,
Мәңге-мәңге бергә булыгыз!

Кай җирләрдә генә йөрсәгез дә
Юлларыгыз изге юл булсын!
Бергә тапкан үзегез сайлаган
Бәхетегез чиксез мул булсын!

Бер-берегезне сөю белән генә
Чикләнмәсен тормыш юлыгыз.
Сезне үстергән әти-әниләргә
Һәрчак көләч йөзле булыгыз!

* * *
Пар балдаклар киеп кул куйдыгыз
Икәү бергә гомер итәргә —
Насыйп булсын бергә җитәкләшеп
Гомер үрләренә җитәргә!

Яшәгез сез тоеп һәрвакытта
Бер-берегезнең җылы кочагын,
Кадерләрен җуймый саф хисләрнең
Сүндермичә сөю учагын!

Мәхәббәтнең татлы җимешләрен:
Сөйкемле кыз, батыр улларны
Үстерегез бергә, насыйп булсын
Үткәрергә алтын туйларны!

* * *
Пар күгәрчен кебек, бер-берегезне сөеп
Гөрләп үтсен гомер юлыгыз.
Шатлык белән бәхет юлдаш булсын,
Һәрчак шулай матур булыгыз!
Тормыш итү тоташ шатлык түгел,
Булыр аның кырыс чаклары.
Яшәгез гел бергә, куеп иңне-иңгә,
Арагызга кертми ятларны,
Сокланырлык итеп яшәгез сез,
Бергә типсен ярсу йөрәкләр —
Туегызны котлап сезгә чын күңелдән
Бездән шушы изге теләкләр!

* * *
Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш кәсәгез,
Ике тармак гөл шикелле
Гел янәшә яшәгез.
Яшәгез тормыш яменең
Кадерен белеп кенә,
Хәтта чикләвек төшен дә
Урталай бүлеп кенә.

* * *
Кемнәр уйлап чыгаргандыр
Яшьлектәге сөю хисен.
Бүген күкләргә теркәлә
Никах белән сезнең исем.
Бу никахның ныклыгына
Салсын Ходай саваплыгын.
Күңелгә киртләп куегыз
Парлап яшәү җаваплыгын.
Сөю хисе гүя бәллүр.
Ярата ул саклаганны.
Җил-давылдан, кар-бураннан,
Гомер буе яклаганны.
Иртән кояш, кичләрен ай
Сибеп торсын якты нурын.
Уртак түбә асларында
Булсын һәрчак сезнең урын.
Тормыш юлын үткән чакта
Булыр тавы, тигезлеге.
Тауны үтү өчен кирәк
Ир һәм хатын тигезлеге.
Гаиләгезне бизәсен
Шат авазы балаларның.
Бала бит ул — ышанычы,
Газиз ата-аналарның.
Парлы килеш, тигез булсаң
Читен булмас гомер итү.
Ансат булыр җитәкләшеп,
Көмеш, алтын туйга җитү.
Туй көнегез котлы булсын.
Күркәм булсын ак кышлардай.
Чын сөю белән яшәгез,
Чөкердәшеп аккошлардай!

* * *
Бүген сезнең истәлекле,
Иң бәхетле көнегез.
Никах туе кичәгезнең
Кадерләрен белегез!
Хак Тәгалә очраштырып,
Бер иткән юлыгызны.
Пар балдаклар бүләк итеп.
Бәйләгән кулыгызны.
Сез бүгеннән җитәкләшеп
Атлыйсыз бер сукмактан.
Сезне котлап матур сүзләр
Явалар төрле яктан.
Берәү тели ак бәхетләр.
Кемдер тели исәнлек.
Без телибез сөю хисен.
Бар гомергә җитәрлек.
Бәллүр төсле сөю хисен
Икәү бергә саклагыз.
Гел дә кояш булып тормас.
Җил-давылдан яклагыз!
Алда әле туйлар бик күп.
Бар көмеше, алтыны.
Якут туйларгача җитсен
Мәхәббәтнең ялкыны.
Шул ялкынның учагында
Җылынсын таныш-белеш.
Туйга килгән һәр кешегә
Күпсенми чыксын өлеш.
Шулай яшәгәндә генә
Яшәү күңелле булыр.
Икәү корган гаиләгез
Шатлык-бәхеткә тулыр.
Тырышлык телик кияүгә,
Ә кәләшкә — сабырлык.
Терәк булып яшәү өчен,
Уртак телне табарлык.
һаман шулай бүгенгедәй
Шат булсын күңелегез.
Бездән сезгә иң зур теләк
Бәхеткә күмелегез!
Кәримова Фирдәүсә

* * *
Яшәгез сез пар булып,
Икегез бер җан булып.
Күршеләргә үрнәк гаилә,
Дуслар өчен дан булып.
Кавыштыгыз яшьлек иртәсендә,
Иңне-иңгә куеп аңлашып.
Ерактагы картлык көнегезгә
Барып җитегез сез парлашып.
Кабул булсын сезнең теләгегез,
Эшкә ашсын барлык уегыз.
Шулай бергә-бергә татулыкта
Үтсен сезнең алтын туегыз.
Изге мәхәббәт хисләрен
Вакламыйча саклагыз.
Тормыш дигән олы юлдан
Гел янәшә атлагыз.
Бар гомерегез үтсен шатлык белән,
Юлыгызга гөлләр сибелсен.
Бүген безнең кайнар котлавыбыз
Гомерлеккә шатлык китерсен.
Уйнап җырлап озатабыз сезне
Тукталмагыз юллар чатында.
Насыйп булсын матур тормыш корып,
Гел чабарга бәхет атында

* * *
Яшьлегегез матур чәчәк атсын,
Бер теләктә хәзер икегез.
Олы никах көнегез белән
Тәбрикләргә рөхсәт итегез.
Тормыш дигән нәрсә тын күл түгел,
Давыллар да куба җилләр дә.
Һәрвакытта тормыш авырлыгын
Күтәрегез бергә иңнәрдә.
Тәбрик итәм сезне бу көн белән,
Бер-берегезгә якын булыгыз.
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән
Яңа, матур тормыш корыгыз

* * *
Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итсеннәр.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитсеннәр.
Гомер буе икесе бер
Сукмактан атласыннар.
Бер-берсенә мәхәббәтне
Үлгәнче сакласыннар!

* * *
Никах көнегез котлы булсын!
Бүген сезнең язылышкан,
Никахлашкан көнегез,
Тантаналы бу мизгелнең
Кадерләрен белегез!

Бүген дөнья гаҗәп нурлы,
Елмаегыз, көлегез!
Бөтен дөнья бәйрәм итә,
Сезне котлый — күрегез!

Бүген сөю диңгезендә
Рәхәтләнеп йөзегез,
Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,
Бүгенгедәй мәхәббәтле
Булсын һәрбер көнегез!

* * *
Бәхетләргә юллар урау диләр,
Тормыш итү — түгел кыр кичү…
Урау юлның башы менә бүген
Сездә үтә торган туй киче.

Тормыш итү — тыныч күл түгел,
Давыллар да куба җилләр дә.
Ни булса да йөкнең авырлыгын
Күтәрегез бергә иңнәрдә

Тормыш юлын бергә үткән чакта
Чәчләрегез чәчкә бәйләнсен,
ЗАГС таныклыгы гына түгел
Чын мәхәббәт сезне бәйләсен!

* * *
Кияү терәксез булмый,
Килен бүләксез булмый,
Кунак йөрәксез булмый,
Табын теләксез булмый.
Йөзләрдә елмаю янсын,
Табынга җыр куй, әйдә,
Бөтен яктан теләк яусын
Килен белән кияүгә!
Яшәгез сез пар булып,
Икегез бер ж,ан булып,
Күршеләргә үрнәк семья,
Дуслар өчен дан булып!
Вәгъдәләр бирештегез дә,
Балдаклар киештегез.
Тормышта төрле чак була —
Аңлашып килешегез!
Саф мәхәббәт арагызда
Балкып торсын гомергә.
Күгәрченнәр күк гөрләшеп
Яшәгез бергә-бергә!
Икегез дә уңганнар,
Сөйкемле һәм булганнар.
Үзегезгә охшасыннар
Сездән туган оланнар!
Изге мәхәббәт хисләрен
Вакламыйча саклагыз,
Тормыш дигән олы юлдан,
Гел янәшә атлагыз!
Бирешмәгез кайгыларга,
Шатлыктан исермәгез.
Бәхет сезгә юлдаш булсын,
Ялгызлык кичермәгез.
Ягылмасын ялалар,
Кагылмасын бәлалар,
Өйгә-илгә ямьнәр биреп,
Гөрләп үссен балалар!
Сезнең бәхет капкасын
Бәла-каза какмасын.
Кайгы-хәсрәт дигән нәрсә
Сезнең өйне тапмасын!
Кулыгыз кулга тотынсын,
Бәхетегез мул булсын.
Ахыр сулуларга кадәр
Адресыгыз бер булсын!
Тигезлектә-тиңлектә,
Гомер итеп иректә,
Аерылмыйча-каерылмыйча
Картаегыз берлектә!

* * *
Зәңгәр күлдә йөзгән аккошлардай,
Бәхет күлләрендә йөзегез.
Шатлык нуры янсын йөзегездә,
Боекмасын һич тә күңелегез.

* * *
Гомер бары бүләк кенә,
Яшеннәрдәй яшьнәгез.
Борчулардан шатлык табып,
Гел елмаеп яшәгез.

* * *
Инде сезгә безнең теләк:
Тәбриклибез бәйрәмегез белән,
Истәлекле булсын туегыз!
Бергә типсен кайнар йөрәгегез,
Бер үк төсле булсын уегыз!

* * *
Өмет хисе — җирдән аерылгысыз,
Хезмәт үзе яңгырый җыр булып.
Яңа көн тудырган һәр казаныш
Шат йөзләргә төшә нур булып.
Бездән теләк шул сезгә:
Итагатьле, сабыр булыгыз!
Кояш көлсен күңел күгегездә,
Бәхетләргә илтсен юлыгыз!

* * *
Тагын сезгә теләгебез:
Кулларыгыз кулдан китмәсен лә,
Арагыздан җил дә үтмәсен!
Чәчләрегез чәчкә бәйләнсен дә,
Җил-давыллар аны сүтмәсен!

* * *
Тормыш юлын бергә башлагансыз,
Ахыргача бергә булыгыз.
Авырлыклар килсә — уртак булсын,
Шатлыкны да икәү бүлегез.

* * *
Бәхет белән тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез.
Ике тармак гөл шикелле,
Мәңге бергә яшәгез.

* * *
Арагызга салкын җилләр
Беркайчан да кермәсен.
Мәхәббәт уты гомергә
Сүнмәсен, сүрелмәсен.

* * *
Гайбәт сүзе ишек ачып
Кермәсен өегезгә.
Бетмәс ачу-үпкәләрне,
Белмәгез икегез дә.

* * *
Чәчәк атып, җимеш бирсен
Мәхәббәт гөлләрегез.
Шатлык белән балкып торсын
Һәрвакыт йөзләрегез.

* * *
Гаилә кору — зур юлларның башы,
Юлларыгыз һәрчак ак булсын.
Тормышыгыз гөрләп чәчәк атсын,
Чәчкәләре мәңге саф булсын.

* * *
Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп,
Яшәгез сез бергә-бергә.
Тыныч тормыш, тату гаилә —
Бездән теләк шул сезгә.

* * *
Кавыштыгыз яшьлек иртәсендә,
Иңгә иңне куеп, аңлашып.
Ерактагы картлык көнегезгә,
Барып җитегез сез парлашып.

* * *
Озатабыз сезне ерак юлга,
Озын юлга — гомер юлына.
Кулны-кулга, уйны-уйга кушып,
Ике йөрәк бергә булырга.

* * *
ЗАГС биргән язу кәгазь бит ул,
Саргая ул сандык төбендә.
Саргаймасын сезнең саф мәхәббәт,
Чәчәк атсын күңел түрендә.

* * *
Арагыздан җил дә үткәрмичә,
Сер бирмичә һич тә ятларга,
Мәңге тугры булып калыгыз сез
Биргән вәгдәләргә антларга

Шуңа күрә икегезнең
Нур чәчә йөзләрегез.
Сокланып каравыбыздан
Тимәсен күзләребез.

Туй гөрләгән чакта бүген шулай,
Изге теләкләрне юллыйбыз.
Матур җырлар сезгә багышлыйбыз
Матур киләчәктә генә уебыз.

* * *
Изге теләкләрем юллыйм
Кияү белән кәләшкә.
Бары бәхет шатлык кына
Юлдаш булсын һәр эштә.

Бер-береңне хөрмәт итеп,
Яшәгез бергә-бергә.
Ялкынлы мәхәббәтегез
Җитсен бөтен гомергә.

Иң зур киңәшем шул сезгә:
Тормыш бизәге — бала.
Киләчәктә бәхет юлын
Бары ул гына сала.

Башланмаган озын гомер,
Алда — сезнең киләчәк.
Көмеш туйлар белән бергә,
Алтын туй да җитәчәк.

Чын күңелдән котлап сезне,
Миннән кечкенә бүләк.
Сез дә дусларым калыгыз
Бәхетле тормыш теләп.

* * *
Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез.
Ике тармак гөл шикелле,
Гел янәшә яшәгез

Гайбәт сүзе ишек ачып
Кермәсен өегезгә.
Бетмәс ачу, үпкәләүне
Белмәгез икегез дә.

Яши күрмәгез, бәхетсез
Көнче күбәләк булып.
Ихтирам, Хөрмәт, Мәхәббәт
Торсын түгәрәк булып.

Изге мәхәббәт хисләрен
Вакламыйча саклагыз.
Тормыш дигән олы юлдан
Гел янәшә атлагыз.

Чәчәк атып җимеш бирсен
Мәхәббәт гөлләрегез.
Шатлык белән балкып торсын
Һәрвакыт йөзләрегез.

Күгәрченнәрдәй гөрләшеп
Яшәгез бергә-бергә.
Тату гаилә,
Тыныч хезмәт —
Бездән теләк шул сезгә!

* * *
Котлы булсын туегыз,
Гел бер булсын уегыз.
Туганнар һәм күршеләргә
Үрнәк гаилә булыгыз.
Ике елга бергә кушылып акса
Мул һәм тирән була сулары.
Сикәлтәсез, матур һәм мул булсын
Сез барасы тормыш юллары.

* * *
Һәрвакытта тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез.
Тигезлектә һәм байлыкта,
Гел янәшә яшәгез.
Парлы бәхет телим сезгә,
Пар булсын канатыгыз.
Айга түгел, елга түгел,
Гомергә яратыгыз.
Изгелек җирдә ятмый ул,
Изге булсын күңелегез.
Бала-чагалар үстереп,
Бәхеткә күмелегез.
Нык булсын, бәхетле булсын,
Яңа гаилә нигезе.
Бирсен сезгә бәбиләрне
Берне түгел, игезне.
Мохтаҗлык булмасын өйдә
Кызга да , малайга да
Өлеш чыксын оныклардан
Әбигә, бабайга да.

источник

Читайте также:  Жидкость в банке для кала